Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ура! Тиздән җәй!

Шимбә көнне район үзәгендә чираттагы бәйрәм алды ярминкәсе үтте. Алда торган бакча эшләре сезоны бу ярминкәгә булган үз таләпләрен һәм тәкъдимнәрен кертте.

Сеткаларга тутырылган орлыклык бәрәңге килограммы 25 сумнан, суган 120 сумнан сатылды. Кышлык запаслары беткәннәр ашарга кишер, суган сатып ала алдылар. Халык Буа һәм Нурлат питомникларыннан китерелгән җиләк-җимеш, роза һәм җир җиләге үсентеләрен үз иттеләр. Леггорн токымлы яшь тавыклар (200 сумнан), җирән төстәгеләре (190 сумнан), чехия токымлылары (250 сумнан) берничә җирдә тәкъдим ителде. Бу иң үтемле товарлар иде.
Ит җитештерүчеләр-сатучылар рәте дә һәрвакыттагыча бай иде. Кирәк кеше сыер ите (220-240 сум), дуңгыз ите (170-200 сум), тел, фарш, субпродуктлар, баш-аяк, тозлы һәм ысланган дуңгыз мае һ.б. ала алды. Кама елгасыннан тотылган зур сазаннар (140 сум/кг) һәм чуртаннар (90 сум) популярлыгын югалтмады. Бик таза бройлер түшкәләре, йорт тавыклары салган күкәй, шәхси ярдәмче хуҗалыклардан китерелгән бик тәмле бал (3 литрлы банкасы 1200 сумнан) сатылды.
Архангел сөт цехы җитештергән продукциягә сорау зур булды, Яңа Чишмә КМС заводының маен да теләп алдылар. Җирле колбаса цехының да ассортименты бай иде: чиләкләргә тутырылган шашлык, иттән ипи, шпик, краков, сарымсаклы һәм коньяклы колбасалар (230-260 сумнан) - бар да бар иде. Сәгать 11 дән ярминкәдә "Арыш мае" (Түбән Кама) компаниясенең аракы-шәраблары сатыла башлады.
"Уют" кафесы тамак ялгарга хот-дог, пицца, чебурек, бөккәннәр, өчпочмак, бәлеш тәкъдим итте, шунда ук -ярминкә мәйданында дуңгыз һәм тавык итеннән (100 граммы 90 һәм 75 сумнан) шашлык әзерләделәр.
Динамиктан яңгыраган җирле, республика һәм рәсәй җырчылары, хәтта италия эстрадасы метры Адриано Челентано җырлары ярминкәгә килүчеләрнең күңелләрен күтәрде.
Сатуга куелган помидорлар (100 сумнан), кыярлар (85 сум), укроп һәм петрушка (әлегә теплицада үстерелгән) күзләрне кыздырып, җәй җитүен хәбәр иткәндәй булды.
Үткән ярминкәдә 18 сәүдә ноктасында 450 мең сумлык продукция сатылды.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X