Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уртак эш гаиләнең ике буын вәкилләрен якынайта

Синеке һәм минеке дип бүлмәгән җирдә эш җайлы бара.

Санап караганда, зур булмаган бер ШЯХ көн саен кимендә йөз кешене сөт продуктлары белән тәэмин итә. Яңа Чишмә районының Акъяр авылыннан Минабетдиновлар гаиләсенең шәхси ярдәмче хуҗалыгы моңа мисал булып тора. Хуҗалыкта 20 баш МЭТ бар, шуларның 15е - савым сыерлары. Ай саен шәхси ярдәмче хуҗалык 4 тоннага якын сөт сата.

Үзебезгә һәм шулай ук газета укучыларыбызга да хезмәт сөючән һәм тату гаилә белән танышырга вакыт. 

Фәнис Кыям улы Минабетдинов товар ташу буенча транспортта йөртүче булып эшли, аның нормага салынмаган эш көне иртән - иртүк һәм кич белән генә ШЯХ белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә, аның каравы ял көннәрендә гаиләдәге һәм шәхси хуҗалыктагы эшләргә вакыты иркенрәк аның.

Тормыш иптәше Рәсимә Галимҗан кызының да вакыты бик тыгыз. Ул Акъяр авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре булып эшли, Рәсимәнең вазыйфалары күпкырлы һәм күп функцияле.

«Минемчә, 19 ел эчендә мин үз эшемнең бөтен нечкәлекләрен өйрәндем кебек, әмма бу шулай кебек кенә, ел саен һәм, әйтергә кирәк, хәтта ай саен яңа карарлар чыга, алар өйрәнүне һәм эштә куллануны таләп итә, шуңа күрә ял көннәрендә дә эшләргә туры килә. Шулай булгач, иртәнге һәм кичке савым миңа эләкмәскә дә мөмкин, тик бу бик сирәк. Ә эштә тоткарлансам, барысы да тиешенчә эшләнәсенә ышанам. Чөнки безнең гаиләдә эш синекенә һәм минекенә бүленмәгән, кем буш шул эшли», - дип сөйли Рәсимә. 

«Кем иртәрәк уяна - эш шуңа» - дип шаярта Минабетдиновларның улы Фаил һәм: «Бездә иртәнге савым комплекслы һәм оператив уза, иртәнге өчтән бераз соңрак уянсаң - йөгереп диярлек ишегалдына чабасың. Сөтне иртә җыялар, шуңа күрә аны саварга һәм тапшыруга әзерләргә кирәк. Һәр көнне 130 литр тирәсе сөтне Яңа Чишмә сөт заводына тапшырабыз. Сатып алынган ике саву аппаратының берсе еш ватыла, яңасын сатып алырга туры килер, мөгаен. Күптән түгел «антидрыг» сатып алдык - бу сыерлар тояклары белән савучыларны типмәсен өчен бик уңайлы нәрсә.  Ә бездә быел биш баш тана бар, аларны өйрәтү - тынычландыруга күп вакыт сарыф ителә. Тиздән кырда да зур эшләр башкарасы бар. Шушы сәбәпләр аркасында миңа төп эштән китәргә туры килде - башкача булмый».

Фаилнең хатыны Анастасия өйдә дә, бакчада да, кухняда да җитез идарә итә. Һәм бу аларның өч кечкенә баласы булса да: алты яшьлек Юля балалар бакчасына йөри, ә менә кечкенә Азамат (2 яшь тә 4 ай) һәм бер яшьлек Азалия көне буе әниләре янында. Мини-ферма бинасында мал-туар өчен дә, инвентарь өчен дә һәр квадрат метр рациональ кулланыла, хәтта кечкенә диванга да урын табылган. Кайчагында балалар әти-әниләренең эшен күзәтәләр, барысы белән дә кызыксыналар, ә кичләрен үзләре күргән нәрсәләрне бабайга һәм әбигә сөйлиләр. 

ШЯХдан керем сизелерлек, әмма аның күп өлеше 16 гектар бөртекле культуралар чәчү өчен орлыклар, ашламалар (бу җир алар милкендә), МТЗ-8 тракторына запчастьләр, шулай ук чапкычлар һәм башка авыл хуҗалыгы агрегатлары алуга китә. Минабетдиновлар тагын 4 га җирне арендага алганнар, электр көтүче урнаштыру өчен тагын 2,5 гектарлык җир арендага рәсмиләштерү стадиясендә. Гаиләне 25 сутыйлык бакча «ашата», анда кирәкле барлык яшелчә, җиләк-җимешләр, хәтта сыерлар өчен кабак та үстерәләр.

Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре вакытында гаилә бюджеты яхшы гына өстәмә керем белән тулылана. Минабетдиновлар башкалага сөт, каймак, эремчек, кырт, шулай ук сыер итеннән фарш һәм Рәсимәнең каенанасы рецебы буенча әзерләнгән тутырма алып баралар. Әлеге тәм-томнарны заказ буенча авылдашлары өчен дә әзерлиләр. Кичләрен мондый бу эштә бөтен гаилә катнаша. Фаил: «Халык кичләрен телевизор карап утыра, ә без иттарткыч һәм сепаратор янында мәш киләбез», - дип тә шаяртып алды.

Минабетдиновларның барысы да һәр эшнең җаен белә диярлек, алар үзләрен, хәтта «универсаллар» дип тә атыйлар. Хатын-кызлар бары тик трактор гына йөртә белми. Бусы инде Фаил эше. Тракторны ремонтлауда аңа әтисе һәм сеңлесе Айгөлнең ире Радик Гыйниятуллин булыша. Алар исә ике кечкенә балалары Эльвина һәм Эмиль белән шәһәрдә яшиләр, әмма әти-әниләре йортында еш кунаклар.

«Аларны кунаклар дип атап та булмый инде, - ял итәргә түгел, ә зур хуҗалыкта ярдәм итәргә кайталар, нинди генә уртак эш белән шөгыльләнсәк тә, без һәрчак киңәшләшәбез, аш - су рецептлары белән уртаклашабыз, - ди Рәсимә. Ә балаларга тагын да кызыграк - бишәүләп җыелгач, рәхәтләнеп уйныйлар. Шулай булсын да ул. Иң якын кешеләр янәшә булганда - без бәхетле. Шөкер, эштә дә, уртак зур өстәл артында да һәркемгә урын җитәрлек. Балаларыбыз ял итәргә барганда, үзләре белән безне дә чакыралар, әмма без моңа сирәк ризалашабыз, күбрәк өйдә, тынычлыкта булырга яратабыз».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев