Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уртак Ватаныбыз бәйрәмендә

Ил халкы өчен зур бәйрәм саналган 12 июньне яңачишмәлеләр дә зурлап билгеләп үттеләр.

Иртәдән үк барлык авыл җирлекләрендә бәйрәмчә патриотик җырлар яңгырады. Мәктәпләр каршындагы лагерьларда ял итүче балалар өчен "Яшь гвардия" җирле бүлеге активистлары район үзәгендә һәм авылларда "Рәсәй символлары" дип аталган рәсемнәр конкурсы һәм Рәсәй турында шигырь укучылар бәйгесе оештырдылар. Район мәдәният йортында балалар өчен "Частное пионерское - 2" дип аталган фильм күрсәтелде. Көндезге сәгать 2 гә Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре кунаклар - Картлар йортында яшәүчеләрне экскурсиягә чакырдылар.
Шушы көнне районда 5 яшь кешегә тантаналы шартларда паспортлар тапшырылды. Илнең туган көнендә аның тулы хокуклы гражданины булу - зур бәхет. 12 июньдә бу бәхет Анастасия Малышева, Виктория Козюкова, Софья Петрова, Гөлшат Хатыйпова, Ләйлә Гыйльметдиновага елмайды.
Районның ЗАГС бүлегендә аларга паспортларны район башлыгы урынбасары Надежда Попкова, районның миграция хезмәте начальнигы Галина Юрьева һәм "Бердәм Рәсәйнең Яшь гвардиясе" җирле бүлеге җитәкчесе Снежана Воронцова тапшырды. Илебезнең яшь гражданнарын район башлыгы Вячеслав Козлов та котлады.
- Паспортларыгызны саклагыз, илебезнең чын патриотлары булыгыз, Рәсәй гражданины исемен намус белән йөртегез, - дип теләде балаларга ул һәм Надежда Попкова.
Тантананың сәбәпчеләренә истәлеккә "Бердәм Россия" символикасы төшерелгән кепкалар, калган кунакларга рәсәй триколоры төшкән тасмалар тапшырылды. Балалар тормышындагы истәлекле вакыйга уңаеннан һәм зур бәйрәм хөрмәтенә Россия Федерациясе Гимны яңгырады.
Берүк вакытта ЗАГС бүлегендә 55 һәм 60 ел бергә гомер иткән гаиләләрне хөрмәтләделәр, бу чара "Гаилә нык - Рәсәй нык" дигән баш астында үтте. Чаллы Башыннан Дәүләтшиннар, Екатериновка авылыннан Агафоновлар гаиләсе чәчәкләр, бүләкләр, Вячеслав Козловтан котлаулар кабул иттеләр (бу хакта тәфсилләбрәк газетабызның киләсе саннарыннан укый аласыз).
Көндез ҮКС хезмәткәрләре мәдәният һәм ял паркында "Русь, Россия, Ватан..." дип исемләнгән темага тарих буенча яңачишмәлеләрнең белемнәрен дә тикшерделәр, күп белүчеләргә бүләкләр дә тапшырылды.
Бер сәгатьтән соң Яңа Чишмәдә хакимият бинасы яныннан автойөреш старт алды. Россия һәм Татарстан, "Бердәм Россия" һәм "Яшь гвардия" әләмнәре белән автомобильләр колоннасы, сигнал биреп, район үзәге урамнары буйлап узды. Спорт мәйданчыгында яшүсмерләр арасында футбол буенча район чемпионаты булды.
Кичен яңа мәдәният һәм ял паркында төп бәйрәм программасы башланды. Тир, ачык һавада кафе, балалар аттракционнары эшләде. Паркта матур формада кызлар һәм малайлар төркеме - районның яшь армиячеләре күзгә ташланды. Әлеге бөтенрәсәй хәрби - патриотик иҗтимагый хәрәкәт Россия Президенты Указы белән 2015 елда булдырылган. Алар да концертта катнашты, ә бәйрәмне Илназ Шәйхетдинов башкаруында "Минем дәүләтем әләме" дип аталган җыр белән ачып җибәрделәр.
Район халкын Вячеслав Козлов котлады һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның яңачишмәлеләргә булган мөрәҗәгатен укыды. Анда: "Безнең илебез чирек гасырдан артык яңа тарихи шартларда үсеш ала. Икътисадта, социаль өлкәдә һәм илебез көчен ныгытуда сизелерлек үзгәрешләр халыкара аренада Россия авторитетын тәэмин итәләр, илебез гражданнарының иртәгәсе көнгә ышанычын һәм мактанычын арттыруда мисал (үрнәк) булып торалар. Россия Федерациясенә керүче барлык субъектлар арасында Татарстан Республикасы һәрвакыт аерым урын алып торды һәм тора, ул аның өчен ярдәмче регионнарның берсе", - диелгән. Әлбәттә инде, һәр Россия төбәгендә хезмәтләре белән илебез көч-куәтен арттыручы кешеләр яши. Бәйрәмдә Шахмай АҖ башкарма комитеты белгече Гөлсинә Сәлахова, энтузиаст - крайны өйрәнүче, Зирекле музееның фәнни хезмәткәре Мидхәт Газыймов, "Яшь армиячеләр" , районның балалар җәмәгать оешмалары кураторы Евгения Янова, "Мирас" крайны өйрәнү түгәрәге җитәкчесе, Акбүре авылы музее директоры Вәсил Вәлиуллин, БСМ педагогы, "Родничок" вокаль ансамбле җитәкчесе Любовь Коновалова, Яңа Иванаеводан "Сувенир" вокаль ансамбле җитәкчесе Сергей Хорьков, РМЙ дан "Зажигай" эстрада төркеме район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. (Ахыры 2 биттә)
(Ахыры. Башы 1 биттә)
Бүләккә тиенгән артистлар концертта әйдәп баручы башкаручылар да булдылар, аларга "Селяночка" ветераннар ансамбле, БСМ нең "Шешминка" хореографик ансамбле дә кушылды. "Цвети, земля!", "От Волги до Енисея", "За веру и силу", "Россия", "Мы - православные", "Деревня моя", татарча "Җыйдым җиләк", "Туган як" дигән җырлар яңгырады.
Ике сәгатькә сузылган концертны "Мы - единое целое" җыры төгәлләде, аннан дискотека башланды, кичке сәгать 9 да төнге күкне бәйрәм салюты залпы яңгыратты.
Ольга Иванова
Башка фотоларны novoshishminsk.ru сайтыннан карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев