Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Үткәннәрне искә төшерик

Ленино Мәдәният йортында «Без СССРда тудык» дигән чара узган.

Вымпел, пионер атрибутлары кебек ретро бизәлешне күрергә байтак кына авыл халкы килгән.
Ленино АМЙда Совет Социалистик Республикалар Союзының 100 еллыгына багышланган бик зур һәм кызыклы чара узган. СССР - ул бердәм берлеккә берләшкән 15 республика. СССР 1922 елның 30 декабрендә, СССР Советларының I Съезды тарафыннан ССР союзын төзү турында Декларация расланган вакытта оештырыла. Чарага СССР чорында яшәгән һәм хезмәт куйган авыл кешеләре чакырылган. 
Сәхнә совет рәссамнары картиналары белән бизәлгән: комсомол туе, пионерлар, эшчеләр - Артекта. Авансценада - Советлар Союзының төп дәүләт эмблемасы булган эшчеләр һәм крестьяннар бердәмлеген гәүдәләндерүче символ - Урак һәм чүкеч рәсеме белән флаглар.
Күргәзмәдә клуб музееның экспонатлары: басма машинка, будильник, кубок, графин, радиоалгычлар, пластинкалар, совет чоры газеталары урын алган. Ул чордагы өстәлгә эскәтер җәелгән, самавыр, чынаяклар, чәйнек, күмәчләр салынган тәлинкә дә куелган. «СССРга кире кайтырга телим» җыры да яңгыраган. Кичәне Ленино АМЙ мөдире Евгения Лаврова ачып җибәргән:  «Бүген без үзебезгә күңелле кич бүләк итәргә, элекке вакытларны яхшы хисләр белән искә алырга, яшьлегегезнең якты, матур елларына әйләнеп кайтырга һәм ул чор кешеләренең ничек яшәгәнен искә төшерергә җыелдык. Әйе, искә төшергән вакыт чыннан да үзенчәлекле. Барлык авырлыкларга карамастан, тормыш җиңелрәк һәм аңлаешлырак. Кешеләр үз илләре белән горурланганнар һәм тормыштагы гади генә шатлыкның да кадерен белгәннәр». 
Кичә дәвамында уеннар, викториналар үткәрелгән, байтак сораулар биргәннәр, аларга СССР чорында яшәүчеләр генә җавап бирә алган. Чара Ленино мәдәният йорты артистлары башкаруында ул елларның музыкаль номерлары белән баетылган. 
Кунаклар мәктәп елларын да, пионер, комсомол оешмаларын да искә алганнар. Барабанга ничек сугуларын, быргы тавышларын онытмадыкмы, дип үзләрен тикшереп караганнар. Чакырылган кунаклар үзләре дә  музыкага кушылып, җырлап-биеп алганнар, бу чор яшьләренә хас булган вальс биюендә аеруча рәхәт хисләр кичергәннәр.
Зур совет дәүләте яшәүдән туктаганнан соң күп еллар үтте, ләкин кешеләр өчен аның турында истәлек онытылырлык түгел икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев