Уяулыкны көчәйтергә кирәк
9 кеше, шул исәптән 7 бала һәлак булган фаҗигале вакыйгалардан соң, Яңа Чишмәдә районның террорчылыкка каршы комиссиясенең чираттан тыш утырышы булган.
Утырышта учреждениеләрнең, аерым алганда, район мәктәпләре һәм балалар бакчаларының террорчылыктан якланышы мәсьәләләре каралган. Кыска вакыт эчендә ЭЭБ һәм район прокуратурасы хезмәткәрләре мәгариф бүлеге белән берлектә мәгариф учреждениеләрендә бу мәсьәләләрнең торышын тикшергән. Бу хакта хисап районның террорчылыкка каршы комиссиясенең чираттагы утырышында тыңланачак. Мәгариф, мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт бүлекләре начальникларына укучылар һәм яшьләр белән профилактик чаралар үткәрергә, объектлар саклауны көчәйтергә кушылган. АҖ башлыкларына җирлекләрдә буш торган йортларны карап чыгу, шикле, таныш булмаган кешеләр турында кичекмәстән эчке эшләр бүлегенә хәбәр итү йөкләнгән. Укучыларыбызның исләренә төшерәбез, барлык шикле әйберләр һәм кешеләр турында кичекмәстән полициягә 2-26-73, 102 (мобиль телефоннан), ЕДДСка (2-21-54), янгын бүлегенә 01, 101 (кәрәзле телефоннан), район хакимиятенең кабул итү бүлмәсенә (2-20-07) яки 112 телефон номерлары аша хәбәр итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев