Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үз һөнәрен дөрес сайлаган

Чертуш балалар бакчасы тәрбиячесе Рәмзия Сабирова «Мактаулы остаз» билгесе белән бүләкләнгән

Педагог, тәрбияче, остаз җәмгыятьтә һәрвакыт иң хөрмәтле кеше булган һәм шулай булып кала да, аның ярдәмендә кешеләрдә фәнгә, сәнгатькә, әдәбиятка, Ватанга мәхәббәт яши.
Бу ел мәгариф өлкәсе белән бәйле барлык кешеләр өчен иң бай ел, чөнки 2023 ел «Педагог һәм остаз» елы дип игълан ителгән иде.

28 сентябрьдә Арчада мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көненә багышланган чара узган. Биредә бәйрәмчә һәм тантаналы шартларда педагогик хезмәт ветераннарын хөрмәтләгәннәр.
Алар арасында Чертушның «Карлыгач» балалар бакчасы тәрбиячесе Рәмзия Сабирова да булган. Ул «Мактаулы остаз» билгесе белән бүләкләнгән. 

Сабирова Рәмзия Галимҗан кызы 1968 елның 20 февралендә Яңа Чишмә районының Акбүре авылында туа. 1987 елның августында Яр Чаллы педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, Чертуш авылына, «Карлыгач» балалар бакчасы мөдире булып эшкә җибәрелә.

«Чынлыкта, балалар бакчасы юк иде әле, ә буш бина гына, аны „Татарстан“ колхозы җитәкчелеге балалар бакчасы итеп җайлаштырырга карар иткән, — дип искә ала Рәмзия. — Шуңа күрә миңа җылылык һәм электр белән тәэмин итү, ремонт һәм бизәү, кирәкле җиһазлар белән тәэмин итү һәм башка мәсьәләләрне хәл итүгә керешергә туры килде. Колхоз рәисе Рәшит Лотфуллин (балалар бакчасы колхоз балансында тора) һәм ул вакыттагы РМБ мөдире Әхәт Хөснетдиновлар белән бергә эшләдем».

Үз белемен балалар белән эшләүдә кулланырга хыялланган яшь кызның хезмәт эшчәнлеге башында ук бөтенләй башка эш белән очрашырга туры килүен күз алдына китереп була — бу бит үзеңнең булачак эш урыныңны булдыру, дигән сүз. 

«Күңел суыну дигән нәрсә булдымы? Башта, әлбәттә. Ләкин миңа фатир хуҗасы Хафизә апа Манигина ярдәм итте. Ул авылдагы барлык кешеләрне яхшы белә, кемгә һәм нинди сорау буенча мөрәҗәгать итәргә кирәклеген әйтә иде. Авылның күп кенә кешеләре ярдәмендә без 1988 елның февралендә балалар бакчасын ачып җибәрә алдык. Ул елда балалар бакчасына 18 бала килде.

Үз һөнәрен дөрес сайлаган

Мин „Карлыгач“ бакчасы мөдире булдым, миңа балалар белән шөгыльләнүдән тыш, территорияне дә, бинаны да төзекләндерү белән күп шөгыльләнергә туры килде. Үз кулларым белән төрле юнәлешләр буенча дидактик уеннар булдырдым. Дүрт елдан соң инде безнең коллектив учреждениене уку елына әзерләгәне өчен 3 урынны алды. Бу безнең беренче казанышыбыз иде. Алга таба да без төрле конкурсларда призлы урыннар яуладык».

2011 елда балалар бакчасы мәктәп бинасына күчерелә. Рәмзия Галимҗан кызы бу балалар бакчасы коллективы өчен мөһим вакыйга булды, ди: монда барысы да СанПиН таләпләренә туры китереп җайлаштырылган була. 

«Сабирова Рәмзия Галимҗан кызы балалар бакчасында эшләгәндә үзен тырыш, җаваплы, иҗади педагог итеп күрсәтте. Педагог һәм балаларның үзара эшчәнлеге буенча барлык эш балаларның яше һәм индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алып башкарыла. 

Үз һөнәрен дөрес сайлаган

Рәмзия Галимҗан кызы балаларны үстерү һәм тәрбияләү өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән заманча белем бирү технологияләрен һәм методикаларын уңышлы куллана һәм гамәлгә кертә. Ул яхшы нәтиҗәләргә ирешүгә, белем бирү сыйфатын арттыруга зур өлеш кертә. Рәмзия Галимҗан кызында тәрбияләнүчеләрнең муниципаль һәм республика конкурсларында актив катнашулары мәктәпкәчә яшьтәге балаларның танып белү һәм иҗади үсешенең югары күрсәткече булып тора. Биредәге балалар шигырьләр сөйләү, кул эшләре, рәсем конкурсларында һәм балалар-яшүсмерләр театрлары фестивальләрендә призлы урыннар яулый. Педагогның балаларны һәрьяклап үстерүдә актив эш итүе балаларның Республика олимпиада үзәге оештырган „Яшь эрудит“, „Галим сабый“ дип аталган олимпиадаларда катнашуларында да ачык күренә. Педагогта тәрбияләнүчеләр призлы урыннар ала. Педагогик эшчәнлекнең өстенлекле юнәлеше булып мәгариф хезмәткәрләре киңәшмәләре кысаларында, практик семинарларда, конференцияләрдә үз эш тәҗрибәсе белән уртаклашу тора, ул „Ел тәрбиячесе“ һөнәри конкурсларында, авторлык проектларында һ. б. актив катнаша. 

Үз һөнәрен дөрес сайлаган

Рәмзия Сабирова югары квалификация категориясенә ия, мәгариф бүлегенең, район башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән». Бу юллар мәгариф бүлеге характеристикасыннан алынган. 

Чертуш мәктәбе укытучысы Лидия Зарипова аның турында менә ниләр сөйли, ул Рәмзия Сабированы 1995 елдан бирле белә: 

«Рәмзия Галимҗан кызы белемле белгеч, балаларны мәктәпкә бик яхшы әзерли: аларны һәрьяклап үстерә. Минемчә, ул үз һөнәрен дөрес сайлаган. Чөнки чын педагог кына „Почетлы остаз“ исемен йөртергә хокуклы, ә хәзер аның бу исеме бар!».

Рәмзия үз гаиләсенә — ире Илгизгә һәм балалары Румия белән Эльмирга рәхмәт белдерә. Алар һәрвакыт аның күп кенә башлангычларында һәм идеяләрендә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең куркынычсыз һәм бәхетле балачагы хакына физик һәм әхлакый яктан ярдәм иткәннәр. Ел саен бакчада буш урыннар саны артуы бик кызганыч: бүгенге көндә анда нибары алты бала гына йөри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев