Үз йортының хуҗабикәсе
Анна Фёдоровна Силютинаның 90 еллык күңел көрлеге һәм җан җылысы
Бер карауга ук аңлашыла: Петропавел Бистәсендә яшәүче Анна Фёдоровна Силютина – тормышта үз көченә таянырга күнеккән хезмәт кешесе. 90 яшенә кадәр аның күңеле яшь, аягында нык басып тора. Тавышы да, характеры да ышанычлы, ә йорты хуҗабикәнең үзе кебек нык.
«Башкалар кебек яшәдек»: сугыш афәте
Әтисенең фронтка китүен Анна Фёдоровна өзек-өзек, рәсемнәр кебек кенә истә калдырган – аңа бары биш яшь булган. Гаиләдә биш бала үскән. Соңгы истәлеге: әтисе иң кече улы Васяны күккә чөя дә тотып ала. 1941 елда ул хәбәрсез югалган. Хәзер өйнең диварында әтисенең хәрби формадагы фотосы эленеп тора, аның янына икенче улы Викторның өлкәнәйгәч төшкән фотосын монтажлап куйганнар. Әтисе сугышка киткәндә аңа нибары 6 ай булган.
Әнисе тәүлек буе эштә, өлкән кызы Настя (аңа ун яшь) кечеләргә икенче әни булган. Анна Фёдоровна:
– Башкалар кебек яшәдек. Төрле вакыт булды: ашарга бераз булган чаклар да, тәлинкә төбе ялтырап торган чаклар да, үлән дә ашадык. Хәзер тормыш яхшы, ә ул вакытта – ачлык, салкынлык, - дип искә ала.
Узган ел апасы Анастасия Фёдоровнага 95 яшь тулган, ул әле дә актив, өй эшләрен үзе башкара. Апа-сеңелнең өчесе дә 90 яшькә кадәр яши, Мария 92нче яшендә вафат була.
Хезмәт сөяле: колхоз амбарыннан фермага кадәр
Анна мәктәпне 5нче сыйныфта ташлый: кызу мичтә тезен пешерә, җәрәхәт озак төзәлә. Аннан соң кече энеләрен карый – ул чакта балалар бакчасы булмый. 12 яшеннән колхозга эшкә чыга.
Печәнне көне-төне чабалар, токта сменалап эшлиләр. Ял итәргә бирмичә, һәр төнне җилгәргечне кул белән әйләндерәләр. Кызчык шул хәтле ара, бервакыт төнге сменада эшләгәндә, амбарга менеп ял итәргә ята да йокыга тала. Бригадир: «Нюрка кая?!»- дип әнисе янына эзләп килә. Әнисе үзе көне буе эштә, аны күргәне дә юк. Кыз икенче көнне генә уяна – бер тәүлектән артык йоклаган булып чыга.
Кияүгә чыккач, пенсиягә кадәр Анна Фёдоровна сыер савучы булып эшли. Бүләкләүләр, алдынгылар исеме турында сорагач, ул башын гына чайкап куя:
– Ю-юк! Кая инде! Мин хаклык, гаделлек буенча яшәдем. Андый кеше беркайчан да яхшылар рәтендә саналмый. Өйдә хуҗалык зур иде – ничек бөтенесенә өлгерәсең?
Гаилә учагы һәм югалтулар
Анна Фёдоровна 1959 елда Иван Семёнович Силютинга кияүгә чыга. Шул ук йортта кайнанасы һәм ике кияүгә чыкмаган каенсеңелесе белән бергә яшиләр. Иван бик оста куллы булган: балта эшен яхшы белгән, наличниклар, урындыклар ясаган, йортлар күтәргән. Соңрак хатыны белән йортны яңартып, өстәмә кормалар ясаган. Ләкин 30 ел элек эштәге бәхетсезлек очрагыннан соң, бакыйлыкка күчкән.
1961 елда гаиләдә тәүге уллары Саша туа. Тик бәхет озакка сузылмый: биш яшендә малайда кан рагы авыруы табыла. Казан табиблары аны коткарырга тырыша, ләкин файдасы булмый. Бары 1969 елда гына Анна Фёдоровна кыз бала таба. Нәкъ менә шул кызы Лена аның нәселен дәвам итә.
Ире үлгәннән соң да 20 елдан артык Анна Фёдоровна сыер, сарык, дуңгыз, кош-корт асрый. Өч ел элек кенә үзе казлар көтә, каз бәбкәләрен елгага йөртә.
«Минем кызларым»: иң зур шатлык
Бүген әбинең иң зур шатлыгы – кызы Елена, оныгы Анюта һәм оныкчыгы, бишенче сыйныф укучысы Василиса. Ул аларны җылы итеп «минем кызларым» дип атый, алар турында сөйләп туя алмый.
Кызы бухгалтер булып эшли, «кызлары» атна саен чиратлашып әбинең хәлен белешеп тора. Елена өйдә яхшы ремонт ясаган, йомшак җиһаз, кухня гарнитуры сатып алган, картиналар элгән. Гаиләнең ир-атлары (кияве һәм оныгының ире) җәен хатын-кызларны бакча эшләреннән саклый: үзләре утырта, утый, су сибә, хатыннарына: «Без барын да үзебез эшлибез, сез әбине генә карагыз», – диләр.
– Лена әнисен бик яхшы карый, – ди алар турында социаль хезмәткәр Ольга. – Мин күпме әбиләргә йөрим, ләкин мондый кайгыртучан кызны күргәнем юк.
Анна Фёдоровна үзе дә якыннарын шатландырырга ярата:
– Пенсиямне саклап тормыйм, шундук кызларыма таратып бетерәм – күчтәнәчкә яки тагын нәрсәгәдер. Алар миңа барын да үзләре китерә. Кирәк әйберне үзем сайлап алсын өчен, атна саен район үзәгенә алып баралар.
Оста куллы һәм чәчәк үстерүче әби
Анна Фёдоровнаның яраткан шөгыле – өй чәчәкләре үстерү. Алар бик күп, төрле-төрле: тәрәзә төпләрендә, идәндә, урындыкларда. Кызы аңа яңаларын алып кайтып тора, әби карый, ашлый. Үсемлекләр чәчкә атып куандыра.
Диварда – чиккән матур тастымаллар. Бервакыт модага кергән тюльләр аңа ошамаган, шуңа үзе чигәргә булган. Алар әле дә яңа кебек, оста хатынның кулыннан әле генә чыккандай. Өстәлдә тегү машинасы тора: кайчак Анна Фёдоровна нәрсәдер тегеп куя (пәрдә, мендәр тышы һ.б.).
Кайгыртучан һәм нык характер
Анна Фёдоровнаның 2нче төркем инвалидлыгы бар, инсульт булган, кайчак башы әйләнә, кан басымы кискен сикерә. Кызы эштә булганда, әнисенә социаль хезмәткәр Ольга Гарева ярдәм итә. Ольга аңа 10 ел инде килеп йөри.
– Элек ничә таблетка эчәргә кирәклеген белә идем, хәзер хәтер юк, – дип борчыла юбилярша. – Исемен искә төшерә алмыйм. Оля миңа иртән һәм төшлеккә кирәкләрен аерып бирә.
Ольга хуҗалыкта да ярдәм итә, ләкин аның сүзләренчә, Анна Фёдоровна үзе дә әйбәт тәртип тота. Бергә кар чистарталар, ә атна саен кызы белән кияве йорт ишегалдыннан кар чыгара.
Ике ел элек әбинең характер ныклыгы кабат күренә. Мунчага барганда юлда таеп егылган.
– Шайтан килеп төрткән кебек булды. Ләкин тордым. Шокта идем, авырту сизмәдем, – дип искә ала Анна Фёдоровна. – Су коена башлагач, карыйм: беләзек асылынып тора. Эшләр начар, дип уйладым. Ләкин пычрак килеш хастаханәгә ничек барып керергә? Уң кул белән булдыра алганча юынып, киендем. Авыртуны җиңеп капканы ачтым – кызым Әлмәттән кайтып килә иде.
Хастаханәдә сул беләзек һәм сул аяк муентыгы сынулары ачыкланган.
– Ул бик яхшы күңелле, кунакчыл, аралашучан кеше, – ди Ольга. – Күрше әбекәйләре еш кына чәй эчәргә килә. Барысын да ашата, эчерә. Райгазның контролерлары авыллар буйлап йөргәндә, һәрвакыт аның янында ашарга туктыйлар.
Анна Фёдоровна үзенең ярдәмчесе турында болай диде:
– Аның турында нәрсә әйтә алам? Бер генә сүз – алтын. Ничә ел инде мине тәрбияли.

Алар бер-берсен кайгырталар: әби Ольганы кызгана, авыр эшләргә кушмый, ул исә аңа күңел җылысы белән түли, көчле һәм игелекле кешенең тарихын саклаган йортта, һәр әйбер, тәрәзәдәге чәчәк, чигелгән тастымал янында уңайлыкны сакларга ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев