Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Узган гомере үкенечле түгел

31 гыйнварда Русанова Нина Николаевнага 90 яшь тулды

Яңа Чишмәдә Русановлар 1982 елдан бирле яши. 80 нче еллар башын әле күпләр хәтерлидер: ХХ партсъезд исемендәге миллионер колхоз терлекләрнең баш санын арттыра, фермалар һәм җитештерү базалары төзи. Эшче куллар җитешми һәм шул вакытта башка районнардан эшчеләрне җәлеп итү өчен тораклар төзергә карар ителә. Яңа Чишмәгә Русановлар гаиләсе әнә шулай килеп эләгә.

«Без монда балалар өчен яхшырак тормыш шартлары эзләп күчендек. Чистайда без сугыштан соң бирегә күчеп килгән әти-әниемдә яшәдек. Ирем Геннадий тракторчы булып эшләде, мин — шәфкать туташы, өч бала тәрбияләп үстердек. Әмма балалар үсте, ә аларга үз торакларын булдыру перспективасы юк иде. Яңа Чишмәдә миңа сыер савучы булып эшләргә туры килде — колхоз рәисенең шарты шундый иде. Хәер, мин иренмичә эшләдем: балалар хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләү дә шул ук дәрәҗәдә җаваплы һәм авыр бит. Сыерлар белән эш итүгә мине Нина Писцова өйрәтте һәм мин лаеклы ялга чыкканчы терлекчелектә хезмәт куйдым», — дип сөйли юбиляр әби. 

Нина Добронравова (Русанованың) бала чагы Биләрдә узган. Сугыш башында әтисен Казанга — хезмәт фронтына чакырганнар, әнисе иртәнге алтыдан кичкә кадәр эшләгән, ә өйдә — биш бала, хуҗалыкта — терлек. Нинаның күңелсезләнергә дә, ял итәргә дә вакыты булмаган. Ул мәктәпкә дә 9 яшьтән генә киткән. Әтисе аны бөтенләй дә укытмаска кушкан, нянька булыр өчен, укырга кирәк түгел, дигән. Сугыштан соң гаилә Чистайга күченгән, җидееллыкны Нина Чистайның 5 нче номерлы мәктәбендә тәмамлаган. Аннары медицина училищесында фельдшерлыкка укыган, ә инде Лаеш районының авыл ФАПында фельдшер булып эшләгәндә, Казан педагогия училищесы дипломын алган. Нәтиҗәдә, аңардан менә дигән балалар шәфкать туташы килеп чыккан. Чистай балалар хастаханәсендә эшләүче хезмәттәшләре (анда ул 1982 елга кадәр эшләгән), Нина Николаевнаны Яңа Чишмәгә теләмичә генә озатканнар. Аны тыйнаклыгы, намуслылыгы һәм җитдилеге өчен яратканнар. 

Әмма Нина Николаевна эштә генә җитди булган, ә өйдә ул үзе дә күңелсезләнмәгән һәм гаиләсен дә сөендереп торган. 

«Өйдәгеләрнең үзләре өчен уңайсыз яки көлкеле гамәлләренә, мин һәрвакыт нинди дә булса моңа туры килә торган такмак җырлап җибәрә идем (балачактан ук аларны күп белдем). Мин җырлыйм, ә өйдәгеләр көлә һәм моңа кадәр булган хәлләр шунда ук онытыла. „Әни, син боларның барысын да каян белеп бетерәсең!?“ — дия иделәр балаларым. Шунда шелтәләргә дә, үпкәләргә дә урын калмый иде, — дип сөйли. — Хәзер балаларым үзләре дә өлкән яшьтә: 1959 елгы улым Евгений Яңа Чишмәдә яшәмәде дә диярлек. Ул без бирегә күченгәндә армиядә хезмәт итте, аннары техникумга укырга керде, аны тәмамлап, эшкә урнашты. Аннары гаилә корып, Чаллыга китте. Аның өч баласы һәм инде алты оныгы да бар. Кызым Ирина чәчтараш һөнәренә өйрәнде, Яңа Чишмәдә эшләде, аның да өч баласы, хәзер оныкларын караша: аның алар бишәү. Алар минем куанычым. Кече улым Володя Яңа Чишмә училищесында киң профильле машинист-тракторчы белеме алды, хәзер Бөгелмәдә үз һөнәре буенча эшли, эше аңа үз йортын булдырырга мөмкинлек бирде. Ул өйләнгән, өч баласы һәм ике оныгы бар«.
Нина Николаевнаның ире үлгәннән бирле инде биш ел вакыт үтеп киткән, ул, әлбәттә, аны сагына, юксына. Шулай булса да, Нина түти төшенкелеккә бирелми, Библияне укый. 

«Минем үземдә Библия юк, ләкин бүген бу проблема түгел: минем телефонда интернет бар һәм мин көн саен изге язмаларны электрон вариантта укыйм. Бу китап шулкадәр мавыктыргыч һәм гыйбрәтле ки, мин аннан аерыла алмыйм, узган елдан бирле бернинди камыр ризыклары да пешергәнем юк, укыйм да укыйм», — дип шаярта Нина Николаевна.

Моннан тыш, кайгыртучан әби буларак, ул оныкларына җылы оекбашлар һәм бияләйләр, ыргак белән келәмнәр һәм салфеткалар бәйли, ә сәламәтлек өчен — иртән гимнастика ясый һәм кичен скандинав таяклары белән урамда йөреп керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев