Узып баручы ел вакыйгалары
«Яңа Чишмә хәбәрләре» 2023 елда ниләр турында язды
2023 ел Россия Федерациясендә «Педагог һәм остаз елы» һәм шулай ук «Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы» дип игълан ителде.
Узган елның гыйнварында РМЙда «Яңа йолдыз астында» дип исемләнгән II Раштуа хәйрия фестивале узды.
20 гыйнварда СВО зонасындагы безнең хәрбиләргә беренче гуманитар йөк җибәрелде.
Чабаксар авыл җирлеге «Авыл җирлекләрендә Яңа ел чараларын иң яхшы оештыру» республика конкурсында җиңү яулады.
Гыйнварда авыл җирлекләрендә җирле хакимиятләрнең еллык эш нәтиҗәләре буенча халык җыеннары старт алды.
Гыйнварда "ЯЧХ«гә язылучылар арасында призлар уйнатуда төп бүләк — Рус Чабаксарыннан Гөлназ Әхмәтовага эләкте.
Гыйнвар аенда «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: Хатын-кыз карашы» республика конкурсының зона турында безнең район данын яклаган биш конкурсантның дүртесе җиңүче булды.
4 февральдә Әдәмсә авылында СВО зонасында һәлак булган сугышчы Илһам Ярашев белән хушлаштылар.
Февральдә район башлыгы мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре белән очрашты.
4 февральдә Яңа Чишмә РҮХдә «Ачык ишекләр көне» узды.
11 февральдә авыл җирлекләре арасында волейбол ярышларының район этабы узды.
РМЙда СВОда катнашучы якташларга ярдәм итү йөзеннән хәйрия концерты оештырылды.
«Игенче» ҖЧҖ директоры Раил Вәлиуллинга «Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
15 февральдә 2022 ел йомгаклары һәм 2023 елга бурычлар буенча район Советы сессиясе узды.
Февральдә районның яңа прокуроры итеп Руслан Гизятов билгеләнде.
18 февральдә районда «Россия чаңгы юлы — 2023» ярышлары узды.
Әдәмсәдә һәлак булган Илһам Ярашев истәлегенә мемориаль такта ачылды.
Февральдә реставрацияләүдән соң тантаналы шартларда Зирекле мәчете ачылды.
Ватанны саклаучылар көне алдыннан ЗАГСта бәйрәм чарасы узды.
25 февральдә Яңа Чишмәдә Май чабу бәйрәмен билгеләп үттеләр.
Ленино авылында «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» республика фестиваленең район этабы узды.
Татарстанда 3 миллиард тонна нефть чыгару хөрмәтенә Акбүредә яшәүче, «Шешмаойл» ААҖдә нефть чыгару буенча оператор булып эшләүче Самат Билалов медаль белән бүләкләнде.
8 Март алдыннан РМЙда безнең районның гүзәл затларын хөрмәтләделәр.
Мартта район волонтерлары СВО зонасына чираттагы гуманитар ярдәм партиясен илттеләр.
18 мартта Әдәмсә авылында районкүләм Нәүрүз бәйрәме узды.
Март ахырында Яңа Чишмәдән иң беренче булып мобилизацияләнгән егетләр кыска вакытлы ялга кайттылар.
25 мартта авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре Казанда беренче язгы ярминкәдә катнаштылар.
1 апрельдә төзекләндерү буенча икеайлык старт алды.
Язгы чакырылышта районның 14 егете армиягә хезмәт итәргә китте.
Апрель аенда 57 нче номерлы ат заводы директоры Николай Скоков КНДР илчелегендә кабул итүдә булды.
Христианнарның «Вербное воскресенье» дини бәйрәмендә Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пахомий Яңа Чишмә храмында гыйбадәт кылу үткәрде.
15 апрельдә район үзәгендә беренче язгы ярминкә булып узды.
Апрельдә район башлыгы кыска вакытлы ялга кайткан мобилизацияләнүчеләр белән очрашты.
Гимназия укучылары «Тату сыйныф серләре» ата-аналар комитетларының республика конкурсы финалында призер булдылар.
Районда һәлак булган якташлар: Черемухово Бистәсеннән Виталий Трунов һәм Тубылгы Таудан Ильяс Закиров белән хушлаштылар.
Яңа Чишмә гимназиясе 2023 елда үзенең 90 еллыгын билгеләп үтте.
Җирле үзидарә көне алдыннан ЗАГСта гаилә парларын хөрмәтләделәр.
26 апрельдә «Золотой ключик» балалар бакчасында тәрбиячеләрнең зона семинары узды.
28 апрельдә район үзенең 40 еллыгын билгеләп үтте.
28 апрельдә районда педагогик династияләрне хөрмәтләделәр.
3 майда Яңа Чишмәдә «Имин тәгәрмәч» республика конкурсының район этабы уздырылды.
БСМдә ТР Дәүләт Советы депутаты Алсу Тарханова катнашында «Киләчәккә юл — сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм» дигән чара узды.
Апрельдә гимназиядә Казан югары уку йортлары педагоглары катнашында авыл туризмы буенча семинар үткәрелде.
Черемухово Бистәсендә һәлак булган Виталий Трунов истәлегенә мемориаль такта ачылды.
Җиңү көнендә Яңа Чишмәдә «Үлемсез полк» йөреше, ретро-техника парады, митинг һәм халык күңел ачулары узды.
БСМнең «Шешминка» хореография ансамбле «Super kids» Халыкара фестиваленең 1 дәрәҗә лауреаты булды.
«Шешмайол» ИК ҖЧҖнең нефть чыгару цехы баш инженеры Сергей Мироновка «Татарстан Республикасының атказанган нефтьчесе» исеме бирелде.
22 майда Тубылгы Тау авылында махсус операция барышында һәлак булган Алик Таһировны соңгы юлга озаттылар.
23 майда район мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады.
1 июньдә районда Балаларны яклау көне билгеләп үтелде.
Июнь башында Архангел Бистәсендә яңа балалар бакчасы бинасы ачылды.
10 июньдә Попов почмагында район Сабантуе гөрләде.
Июньдә Екатерина авыл җирлеге башлыгы Александр Хорьков үз теләге белән СВО зонасына китте.
12 июньдә Яңа Чишмәдә Россия көне билгеләп үтелде.
Июнь аенда Акъяр АҖ башлыгы Данияр Гайнуллин «Фидакарь хезмәт өчен» ТР медале белән бүләкләнде.
22 июньдә — Хәтер һәм кайгы көнендә Яңа Чишмәдә митинг узды.
24 июньдә безнең район Казан Сабантуенда катнашты.
Июнь аенда якташыбыз Булат Мусин билбау көрәшендә кабат дөнья чемпионы булды.
25 июньдә район үзәгендә Яшьләр көне билгеләп үтелде.
26 июньдә районда чыгарылыш балы узды.
12 июльдә Ленинода Питрау бәйрәмен билгеләп үттеләр.
«Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» хөрмәтенә бәйрәмнең төп медале Шахмайдан Сөләймановлар гаиләсенә бирелде.
«Ландыш» балалар бакчасы өченче ел рәттән республика грантын яулады.
Июль аенда безнең якташыбыз Олег Храмов «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде.
15-16 июльдә районда халык җыры һәм хезмәт традицияләренең «Бистә боҗрасы» юбилей фестивале уздырылды.
18 июльдә Красный Октябрьдә СВО зонасында һәлак булган авылдашлары Рамил Исмәгыйлов белән хушлаштылар.
21 июльдә Әдәмсәдә Казан Изге Ана иконасы хөрмәтенә бәйрәм чаралары үтте.
«ЯЧХ» абунәчеләре арасында җәйге призлар уйнатуда төп призны — Чаллы Башыннан Ландыш Җамалетдинова яулады.
27 июльдә район үзәгендә Донбасста сугыш корбаннары булган балалар истәлегенә митинг узды.
Июльдә 1 нче каналдагы «Новости» тапшыруында Екатерина Бистәсеннән Димитрий Хорьковның батырлыгы турында хәбәр иттеләр, ул ВСУның 10нан артык һөҗүменә каршы торган.
1 августта СВО сугышчысы Николай Кузьмин 2 дәрәҗә РФ медале белән бүләкләнде.
Июльдә РҮХ табиблары йөкле хатынга һәм аның туачак баласына исән калырга ярдәм иткәннәр.
4 августта райондагы православие динен тотучылар Дивеевода булдылар.
Август башында районда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе башланды.
Августта яңачишмәлеләр СВО зонасында һәлак булган Артем Роменский белән хушлаштылар.
Район үзәгендә футбол манежы төзелә башлады.
6 ай эчендә мәдәният, спорт һәм мәгариф учреждениеләре 4 млн сумлык төрле грантлар отты.
Августта Өргәнчәдә Авыл көне узды.
Яңа Чишмәдә әрмәннәрнең истәлек билгесе ачылды.
«Форпост» үзәге «Яңа Чишмә — уңыш территориясе» проекты белән ТР Яшьләр министрлыгы грантын отты.
Август уртасында мәктәпләрне яңа уку елына кабул итү башланды.
27 августта Яңа Чишмә авылының педагог-ветераны Зоя Михайловна Лихачевага 90 яшь тулды.
Тубылгы Таудан Әхмәтовлар гаиләсе Татарстанның иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләү тантанасында катнашты.
Контракт буенча СВОда хезмәт итүче Леонид Шабалин «Сугышчан батырлык өчен» медале белән бүләкләнде.
Республика көне алдыннан районда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында «Бердәм Россия көне» узды.
25 августта ел саен үткәрелә торган укытучылар конференциясе узды.
Ленинода мәктәп ашханәсе, ә Волчья Бистәсендә яңа ФАП файдалануга тапшырылды.
Август ахырында Әдәмсәдә яңа мәдрәсә ачылды.
Изге Богородица Успениесе бәйрәме алдыннан епископ Пахомий районның православие храмнарында булды.
Август ахырында Яңа Чишмә һәм Буревестник авыл җирлекләре яңа автомобильләр алды.
30 августта Яңа Чишмә халкы Республика көнен билгеләп үтте.
Белем көнендә барлык мәктәпләрдә дә тантаналы линейкалар узды.
1 сентябрьдә Красный Октябрьдә һәлак булган Рамил Исмәгыйлов истәлегенә мемориаль такта ачылды.
Якташыбыз, көрәшче Габбас Әхмәдиев «Дуслык» ордены кавалеры булды.
10 сентябрьдә биш авыл җирлегендә җирле үзидарә органнарына депутат сайлаулары узды.
16 сентябрьдә районда «Татарстан кроссы — 2024» булып үтте.
16 сентябрьдә район эшмәкәрләре Казандагы беренче көзге ярминкәдә катнашты.
Сентябрьдә яңачишмәлеләр Лисичанск халкы өчен 25 тонна гуманитар йөк җыеп җибәрделәр.
16 сентябрьдә район мәктәпләре «Осталар шәһәре» республика мәктәп ярминкәсендә катнаштылар.
«ЯЧХ» икенче ел рәттән «Гаилә һәм Россиянең киләчәге» Бөтенроссия журналистлар конкурсының финалисты булды.
29 сентябрьдә Рус Чабаксарында яңартылган часовня изгеләндерелде.
Казан шәһәренең «Хәрби дан клубы» районыбызга Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган район кешеләренең яңартылган исемлеген тапшырды.
Яңа Чишмә районы сайты «Җирле үзидарә темасын иң яхшы яктырту» конкурсында иң яхшысы дип танылды.
7 октябрьдә район үзәгендә беренче көзге ярминкә узды.
13 октябрьдә Яңа Чишмәдә Призывник көне уңаеннан митинг узды.
Район башлыгы чираттагы гуманитар йөк партиясе белән СВО зонасында булды.
30 октябрьдә Зирекле һәм Акбүре музейларында сәяси репрессияләр корбаннарын искә алдылар.
Ноябрьдә район башлыгы кыска вакытлы ялда булучы хәрбиләр белән очрашты.
10 ноябрьдә Әдәмсәдән тыл хезмәтчәне Анна Чапковага 100 яшь тулды.
10 ноябрьдә 99 яшендә районыбызның соңгы Бөек Ватан сугышы ветераны Хәниф Зарипов вафат булды.
Районның аграрийлары безнең хәрбиләргә 9 млн сумлык хәйрия ярдәме күрсәтте.
Яңа Чишмәдән Александр Завалишин махсус хәрби операциядәге якташларына үзенең шәхси УАЗын тапшырды.
Ноябрьдә Яңа Чишмәдә яшәүче бер хатын-кыз мошенниклар аркасында 2,7 млн сум акчасын югалтты.
29 ноябрьдә безнең футболчылар республика беренчелегенең бронза призерлары булды.
Әниләр көне алдыннан ЗАГСта СВОда катнашучыларның әниләрен, гаилә юбилярларын хөрмәтләделәр.
«Ландыш» балалар бакчасында сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен яңа спорт мәйданчыгы ачылды.
12 декабрьдә ЗАГСта РФ Конституциясе көненә багышланган чара узды.
16 декабрьдә район үзәгендә беренче Яңа ел алды ярминкәсе узды.
Чертуш авылында татар фольклор сәнгатенең беренче фестивале уздырылды.
Александр Кочетов икенче ел рәттән еллык эш нәтиҗәләре буенча районның иң яхшы комбайнчысы дип танылды.
Аида Кургинян һәм Анастасия Мишагина «Ел тәрбиячесе» һәм «Ел укытучысы» профессиональ конкурсларында җиңүче булдылар.
25 декабрьдә районнан 20 бала Казандагы Кремль чыршысында булды.
26 декабрьдә «РИТЭК» компаниясенең чыршы бәйрәме уздырылды
27 декабрьдә район башлыгы чыршысы оештырылды һәм районның төп чыршысы ачылды.
30 декабрьдә Яңа Чишмә халкы өчен икенче Яңа ел алды ярминкәсе оештырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев