Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Валентина Трунова: «Икәү булганда үләргә вакыт юк»

27 октябрьдә Черемухово Бистәсеннән Валентина Михайловна Труновага 90 яшь тула.

Кечкенә йорт хуҗасы

Тумышы белән ул кечкенә Черемухово Бистәсеннән ерак булмаган Горбуновка авылыннан.

Әтисе сугыш башлануга ук фронтка китә. Әнисе 8 яшьлек Валя, 5 яшьлек Витя һәм октябрьдә туган Костя белән кала. Ул колхозда эшли һәм аны еш кына бер атнага, кайчакларда, хәтта ике атнага еракка — урманга, утын кисәргә җибәрәләр. 8 яшьлек Валя өйдә хуҗа булып кала: мич яга, ашарга пешерә, сыер һәм сарыкларны карый, сыер сава. Ул бар көчен куеп тырыша, 28 яшендә тол калган әнисен кызгана.

-Мин барысын да ничек эшләгәнмендер, белмим? -дип гаҗәпләнә хәзер Валентина Михайловна. — Үзем дә кечкенә идем. Әле дә хәтерлим, энеләрем белән утын кисәм, ә алар бит сабыйлар, белмиләр: мин аларны орышам, «Пиланы бөкләмә, турырак тот!», димен. Әй Аллам, нинди пила тоту ди инде, аларның буйлары да җитми иде бит?! Бер вакыт урманда хатын-кызның өстенә бүрәнә төшкән дигән хәбәрне ишеткәч, мин шунда ук әнинедер дип уйладым һәм елый башладым. Күрше апа йөгереп килде һәм безне тынычландырды, әни түгел икән. 
Колхозда Валя кечкенәдән үк кырда башаклар җыя. Бервакыт басудан кайтканда, колхоз идарәсе өстендә Кызыл Байракны күреп гаҗәпләнә. Якынрак килә: кем кочаклаша, кем елый, кем җырлый. Сугыш беткән икән. 

Мәскәү күз яшьләренә ышанмый

Бераз үскәч, кыш көне аны да берәр айга Горшковога, Колмакчыга урман әзерләүгә җибәрәләр. Эш авыр. Григорий аңа тәкъдим ясагач, ул ризалык бирә, чөнки кияүгә чыккан кызлар урманда түгел, ә сабанчы булып эшләгәннәр. Аннары май заводында лаборант булып эшли (Черемуховода шундый завод була). Аны япкач, ындыр табагында үлчәүче, аннары кладовщик булып хезмәт куя.

— Идарәче минем янга килеп, склад ачкычларын тоттырды: «Менә, Валя, хәзер бу синең эшең», — диде. Мин исә күз яшьләре белән: «Булдыра алмыйм, миннән булмас, мин бит 4 класс кына укыдым», дим. «Ярар, ярар, эшләрсең, елама. Мәскәү күз яшьләренә ышанмый», диде дә китеп барды. 

Үзенең беренче улы Славаны Валентина 10 ел ялгызы гына тәрбияли (гаилә хәлләре буенча). Башта каенатасының йортында яши, биредә аннан башка да тагын 7 кеше була. Аннары Григорий хатынына һәм улына аерым йорт салырга кирәк, дип әтисенә хат яза.

-Өйнең түбәсеннән һәм бүрәнәләрдән салам җилфердәп тора иде. Кладовщик хатын кайда яши, дип сораучылар булганда: «Ә-әнә теге урамдагы сәләмә йортта» дия иделәр, — дип көлә Валентина Михайловна. — Аннары инде эшчеләр таптым, миңа өйалды бурадылар, бүрәнәләрне үзем арбага төядем, үзем бушаттым...

Слава бакчага йөрмәгән, күз яшьләре белән, елый-елый өйдә калырга сораган, тыныч кына утырырмын, дигән.

— Ишекне бикләп эшкә китә идем, аның өчен көне буе борчыла идем, — дип искә алды Валя түти. Григорий туган авылына кайткач, кызлары Люба туа. 

Алар инде күптәннән хуҗа үзе төзегән башка йортта яшиләр. Быел аларның өч юбилее: февральдә бергә гомер итүләренең 70 еллыгы, 27 октябрьдә — Валентина Михайловнага 90 яшь, ә 30 ноябрьдә — Григорий Тимофеевичка 95 яшь тулачак. 

Хәрәкәттә — бәрәкәт

Һәр кич алар култыклашып урамда йөриләр. Саф һавага чыгып йөрүнең инициаторы Валентина Михайловна икән: «Тор, Гриша, йөреп керергә кирәк». Бу күптәнге гадәтне 20 ел үзгәртмиләр. Кызы яшәгән өйгә кадәр баралар (200 метр), кызын эштән каршы алалар (ул укытучы). Анда бераз кунак булалар да, кире кайтып китәләр, ә шимбә көнне мунчага киләләр.


Әби белән бабай бер-берсеннән башка тора алмыйлар. Әгәр Григорий Тимофеевич иртәрәк уянса һәм диванда әбине күрмәсә, бакчага эзләргә чыга. Валентина Михайловна иртәрәк уянса: «Әй, Раббым, Гриша кайда соң?» дип, аны эзләргә тотына. «Син соң кайда идең?»- ди. Ә бабай: «Сине эзләдем, тавыклар янына чыккансыңдыр дип уйладым», — ди. Хуҗалыкта аларның биш тавыгы һәм ап-ак йонлы мәчеләре генә бар.

Без аларда 2018 елда булган идек, бергә яшәүләренең 65 еллыгы уңаеннан. 5 ел эчендә Валентина Михайловна бер дә үзгәрмәгән, киресенчә, яшәргән генә кебек. Хәзер аның барлык эше һәм мәшәкатьләре ире белән бәйле, ул аның сәламәтлеге, тынычлыгы өчен җаваплы. Әгәр дә ул булмаса, Ходай бабайга озын гомер насыйп итмәс тә иде.

Григорий Тимофеевич начар ишетә, шуңа күрә әби бар көчен куеп, кычкырып сөйләшергә тырыша.

«Мин бик каты кычкырам, — ди әби. — Авылда да ишетеләдер, әрләшәләр дип уйлыйлардыр. Мин бит аны кечкенә бала караган кебек карыйм, мин аның күзе дә, колагы да, кулы да. Ул миңа: «Валя, булыш», «Валя, тап», «Валя, носкиларым диван артына төште», дип тора. Аның яраткан ашларын — шулпа, ит, камыр ризыклары пешерәм. Бабайның хәзер хәтере начарланды. Күптән булганны ул бик яхшы хәтерли, ә берничә көн элек булганын — юк.

Тормыш югалтуларсыз булмый

Бер ел элек Валентина Михайловна барысын да өйдә, бакчада үзе эшләгән, әмма хәзер Любовь аны өй мәшәкатьләреннән азат иткән, өстәвенә әнисенә күптән түгел генә күзенә операция ясаганнар.

— Төсләр хәзер ачыграк, — ди Валентина Михайловна. — Гел нидер бәйли идем, бу эшне яратам, ләкин Люба күзне сакларга кушты. Мин аны тыңлыйм. Алай да газеталар укыйм, кайчагында телевизор карыйм.

Аның тормышында югалтулар да күп була: әтисе, ир-туганы Витя армиядән кайта, бер дә авырмаган, ул да кинәт үлеп китә. 6 яшьлек оныгының фаҗигале үлеме, җиде ел элек 62 яшендә улы...

— Беркайчан да авырмады. Йөрәк, диделәр. Валя түти белән сөйләшкәндә ул әледән-әле аларны искә алды: яшисе дә яшисе иде дә бит, бернишләп тә булмый, шулай язган булгандыр инде, диде.

Озын гомер сере

Валентина Михайловна бик тыныч, ачык йөзле кеше. Аның белән сөйләшүе дә рәхәт. Хәтере дә әйбәт, элек булганны да, соңгы вакыйгаларны, даталарны яхшы хәтерли. Ә аның озын гомерле булуының сере турындагы сорауга:

— Күбрәк эшләргә, хәрәкәт итәргә кирәк. Беркемгә дә ачу сакламаска, үпкәләмәскә. Кешеләргә карата игелекле булырга кирәк. Мин беркайчан да беркем белән дә әрләшмәдем. Каенана һәм каената белән тату яшәдем: ә бездә анда ике ир-туган, ике килен, өй тулы балалар иде. Һәрвакыт проблемаларны тыныч хәл иттем, дип җавап бирде.

Труновларның дүрт оныгы һәм әлегә җиде оныкчыклары бар. Өйдәге стенада бик матур картина урын алган. 

— Оныкчыгым Миша узган елда туган көнгә бүләк иткән иде. Сентябрьдә беренче сыйныфка укырга керде. Оныгым Сашага да: «Без исән чакта өйлән», — дим. Костя да безгә еш килә. Ул Яңа Чишмәдә яши.

89 яшь — картлык түгел!

Валентина Михайловна озак еллар намуслы һәм тырыш хезмәте өчен «Хезмәт ветераны» исеменә һәм «Черемуховский» совхозының Мактау грамотасына лаек була. Алда язып үтелгәннәрдән тыш, ул пенсиягә кадәр күп еллар совхозда сөт җыючы булып эшләгән. Ә бергә яшәүләренең 70 еллыгына аларга район хатын-кызлар Советыннан Рәхмәт хаты тапшырылган, анда: «Безнең районда менә шундый нык һәм тату гаиләләр яши», — дигән сүзләр дә бар.

-Гомер юлында газаплар күп булса да, барыбер төшенкелеккә бирелмим, — ди Валентина Михайловна. — Бер ел элек картлыкның шундый булуына гаҗәпләнгән идем! 89 яшемдә үземне карт итеп хис итмим. Чөнки гомерем буе утын кистем, ярдым, бөтен ир-ат эшен башкардым. Үткән кышта ишегалдын кардан чистарттым. Мин өйдә салкынчарак булуын яратам, дөрес, соңгы вакытларда бераз арый башладым. Әмма яшәргә, бабайны карарга кирәк. Үләргә вакыт юк. Минем бабам гомер буе чирләде: йә ашказаны, йә үт куыгы, башы, йә кулы. Мин авырып китсәм дә, түзәмен. Ә ир-ат чирләсәме... Мин аны шаяртып булса да, дәртләндерергә тырышам: Минем дә бөтен җирем авырта, уфылдамыйм бит. Ыңгырашып ятсак, урын өстендә ятырга калабыз бит. Балаларга өстәмә мәшәкатьләр тудырмыйк инде. Давай, түзик, дим. Менә шулай яшибез инде. Икәү булганда безгә күңелсез түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев