Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

“Васяны без шулкадәр кызгандык, шундый көттек“

"Бәлки кем дә булса әсирлеккә төшүчеләр арасында үз туганнарын таныр" дигән язмага әсирлектә үлгән Василий Петрович Лазаревның Яңа Чишмәдә яшәүче туганнары җавап бирде.

Немец концлагерында төшерелгән фотода аны апасы Татьяна Петровна Атландерова танып алган. Василий Лазарев 1921 елда Яңа Чишмәдә туган. 46 дивизиянең 314 нче укчылар полкында хезмәт иткән. 1941 елның 9 августында Смоленск өлкәсенең Рославль янында әсирлеккә төшкән. Аларның дивизиясе чолганышта кала.Төрле лагерьларда була, соңгысы - Польшада, Баркниевко шәһәре, шталаг II Н (302). 1944 елның 29 маенда әсирлектә үлә.
- Гаиләдә без 5 бала идек, - дип сөйли башлады 88 яшьлек Татьяна Петровна. - Василий - олысы иде, без өч кыз һәм энем, ул Вася хәбәрсез югалгач туды, аның хөрмәтенә Вася дип атадылар. 1941 елның маенда олы абыебызны армиягә алгач, без анардан фоторәсемле бер хат алырга өлгердек. "Әни, синең тәмле җәймәләреңне сагындым",- дип язган иде ул. Һәм тагын берничә көннән икенче хатын алдык: "Әни, бер нәрсә дә җибәрмәгез, үзегез беләсез бит... сугыш!" - дигән иде.
- Безнең гаиләдә аның кебек берсе дә булмады, - дип елап җибәрде Татьяна Петровна, - Шулкадәр акыллы, яхшы, шундый тәрбияле иде ул. Гомердә дә әрләшмәде, тәмәке тартмады , шәраб эчмәде. Күпме тапкыр ир-атлар эштә: "Әйдә, Вася, компания өчен булса да...", - дип кыстап чакырганнар. Ул: "Мин шәраб эчә алмыйм," - дип баш тарткан. Авылда кич утыруларга да йөрми иде, бик тыйнак булды. Әни аңа һәрчак: "Вася, бар инде, кызлар белән бераз йөре", - дия торган иде. Ә безнең Шурка бик тә әрсез иде, сүз артыннан кесәгә кермәс, диләрме әле, шуңа да Вася: "Әни, мин беркая да бармыйм, анда Шура әрләшәчәк, миңа уңайсыз булачак", - дип җавап бирә иде.
Әмма бервакыт армиягә китәр алдыннан ул барыбер анда булды. Кич утырганда күрше кызы Зоя Ведякина аңа эчәргә су бирә. Хәер, Зоя аннан шактый олырак булса да, бик тә чибәр кыз иде. Икенче көнне ул әти-әнигә : "Әти-әни, ә мин өйләнәм", - димәсенме.
Мәктәптән соң Вася Лаешта тракторчыга укыды, колхозда эшли башлады. Әти аңа :" Улым, бу эш бик авыр бит", - диде. Ә ул: "Зарар юк, әти. Укыдым, хәзер мин мөстәкыйль һәм эшләячәкмен, сезгә булышачакмын, әнә, кызлар үсә бит", - диде. Эшчән булды, техниканы да җиңел үзләштерә иде. Әле дә хәтерлим, өй янына тракторда кызу гына килеп баса иде дә, әни аңа: "Вася, өйне җимерәсең ич", - дигәч, җиңел генә борылып та куя иде. Безне, сеңелләрен, олы абый буларак, тәрбияли иде. Армиягә киткәндә: "Әнине тыңлагыз", - дип әйтеп калдырды.
Икенче хаттан соң Василийдан бернинди дә хәбәр булмый. Әсирлектә үлүен һәм кайчан үлгән көнен Татьяна Петровна безнең газетадан укып кына белгән. Әмма аның әсирлеккә эләгүе турындагы сүзләр сугыш вакытында Василийның туганнарына барыбер килеп ирешә.
- Бервакыт безнең өйгә аның иптәше килгән иде, алар бергә хезмәт иткән булганнар. Һәм ул Васяның әсирлеккә эләгүен хәбәр итте. Әти бик тә борчылды һәм ишегалдына чыгып китте. Ә мин аның артыннан чыктым. Карасам, ул бау асып-элеп куйган. Мин, чабып барып, аны бар көчемә тартып төшердем дә: "Әти, кадерлем бу эшне эшләмә!" - дип кычкырдым. Минем тавышка барысы да йөгереп чыкты. Васяның иптәше: "Петя агай, шул кадәр кайгырма, берни дә эшләп булмый, сугыш бит, ә бәлки әле исән калыр, тоткынлыктан котылыр", - диде. Без Васяны бик-бик кызгандык! Бик тә көттек, ә күрешү насыйп булмады. Аның турында язылган газетаны китергәч тә, мин өч көн еладым, тынычлана алмадым...
Сүз уңаенда, Василий нәселе дәвам иткән. Ул армиягә туйдан соң бер ай үткәч киткән һәм 1942 елда аның улы Николай туган. Әмма ул үзенең әти булачагын белмәгән дә. Василий әтисенең сугыш елларында Казанда заводта эшләвен дә, Шураның 1942 елда санинструктор булып фронтка китүен дә, 2 елдан соң авыр тән җәрәхәте алу сәбәпле кире кайтуын да, әнисенең өч бала белән калып бик авыр тормыш кичерүен дә белмәгән.
Улы Николай гаилә корган, ул һәм кыз үстергән . Җиде ел элек ул вафат булган, тормыш иптәше дә бакыйлыкка күчкән. Өй диварында Татьяна Петровнаның башка гаилә фоторәсемнәре арасында аларның туй фотосы да эленеп тора. Николайның балалары Түбән Камада яши, оныгы Роман (Василий Лазаревның оныкчыгы) - Санкт-Петербургта, күптән түгел өйләнгән. Татьяна Петровна алар белән элемтәдә тора. Сугыштан соң Зоя яшәргә Саратовка китә, анда хәрби очучыга тормышка чыга, шунда ук вафат та була.
Хәзер Татьяна Петровна кызы Клавдия Ивановна белән Гагарин урамындагы үзенең зур булмаган җыйнак кына өендә гомер кичерә. Анда заманча ремонт ясалган, кайнар су, барлык уңайлыклар да бар. Йортны әбинең оныгы - Клавдиянең улы Андрей карап тора. Ул да Түбән Камада яши. Татьяна Петровна 2 төркем инвалид, коляскада йөри, Клавдия Ивановнаның да сәламәтлеге какшаган, хәзер ул бераз дәвалана. Шуңа да Андрей аларда бик еш була. Татьяна Петровна үзенең балачагы, сугышка чаклы һәм сугыштан соңгы тормышы, балалары , оныклары, оныкчыклары турында бик күп кызыклы нәрсәләр сөйләде, тик бу турыда без тәфсилләбрәк бер елдан соң - аңа 90 яшь тулган көндә язарбыз.
Ольга Иванова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев