Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ватан Геройлары көнендә Зирекле музеенда мәктәп укучылары өчен дәрес үткәрелгән

9 декабрьдә Зирекле лицееның җиденче сыйныф укучылары җирле халык иҗаты һәм көнкүреше музеена әлеге истәлекле датага багышланган дәрес-экскурсиягә килгәннәр

1 декабрьдән музейда Советлар Союзы Геройлары турында китап күргәзмәсе оештырылган. Анда:   1947 елда нәшер ителгән 56 герой турында очерклар кергән Татарстан Геройлары китабы; 207 Герой-татарстанлылар турында язмалар кертелгән Советлар Союзы һәм Татарстан АССР Геройлары турында өч томлык китап, Дан орденының тулы кавалерлары турында һәм Россия Геройлары, Муса Җәлил, Михаил Девятаев турындагы китаплар һ.б. булган.

 Балаларга 2000 елда чыгарылган Геройлар китабына кертелгән 378 татарстанлылар - Советлар Союзы Геройлары турында белү кызык булган.

Ватан Геройлары көне үз тарихы 1769 елдан, бөек Екатерина  илебез тарихында иң мөһим һәм мактаулы орденнарның берсе - дүрт дәрәҗәдәге Изге Георгий Победоносец орденын гамәлгә куйганнан бирле башлана. 10 мең бүләкләнүченең 23е генә югары дәрәҗәгә ия булган, ә барлык дүрт дәрәҗәгә исә 4 кенә кеше.

Хәзерге вакытта Ватан Геройлары көне рәсми рәвештә 2007 елдан билгеләп үтелә. Бу хакта балаларга музейның фәнни хезмәткәре Фәйрүзә Шакирова сөйләгән һәм бүгенгесе көндә дә безнең арада яшәүче, дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән авылдашлары турында презентация күрсәткән.  Дәрес - экскурсия «Ватан Геройлары» фильмын күрсәтү белән тәмамланган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев