Ватанга хезмәт итәм
Хәрби егет Дмитрий: «Җиңү белән кайтырбыз»
СВО зонасында булган кайбер якташларыбыз — яңачишмәлеләр хәзер кыска вакытлы ялга кайтканнар. Без район үзәгендә яшәүче Дмитрий (позывное «Мультитул») белән очраштык һәм хезмәте, солдатларның көндәлек тормышы турында сөйләштек.
Дмитрий бер ел элек мобилизацияләнгән иде һәм инде менә икенче тапкыр өенә кыска вакытлы ялга кайткан (беренчесе — июньдә).
— Дмитрий, сер булмаса, әйтегез әле, нинди гаскәрләрдә хезмәт итәсез?
— Мин комендант ротасында көйләүче (регулировщик) булып хезмәт итәм. Без блок-постта 12шәр сәгать торабыз һәм үтеп баручы хәрби һәм граждан транспортларын тикшерәбез. Тыелган йөкләр бармы-юкмы икәнлеген, документларны карыйбыз.
— Тыелган йөк ташу очраклары булгаладымы?
— Аерым очраклар булмады. Бер тапкыр хәрбиләр озату документларында күрсәтелмәгән пилотсыз аппаратны алып бара иделәр (янәсе трофейлы). Без аны алдык һәм комендатурага тапшырдык.
-Сезнең хәрби көнкүрешегез, туклануыгыз ничек оештырылган, кайда яшисез?
— Ташландык йортта яшибез (без аны бераз төзекләндердек). Безгә яңачишмәлеләр Александр Мельников һәм Андрей Абрамовлар алып килгән мич-буржуйканы ягабыз, моның өчен аларга зур рәхмәт. Бездә бензопила, балталар, бензогенератор һ. б. бар.
Туклану даими китерелә, әмма без үзебез әзерләргә яратабыз, шулай тәмлерәк килеп чыга. Безгә гуманитар ярдәм дә китерәләр һәм барлык егетләр моның өчен бик рәхмәтле.
Яңа Чишмә районы җитәкчелегенә «Нива» автомобиле өчен аерым рәхмәт белдерәбез, ул һәрвакыт кирәк һәм нык булыша. Бензингә 40 километр ераклыктагы шәһәргә барабыз, хәрби часть тә ярдәм күрсәтә. Ялга китәр алдыннан көзге киемнәр алдык, боеприпаслар белән тәэмин итүдә дә бернинди проблемалар юк.
— Хезмәттәшләрегез кайдан, якташларың бармы?
— Әйе, барыбыз да Татарстаннан. Ә без, яңачишмәлеләр, дүртәү — икесе Тубылгы Таудан, берсе Волчья Бистәсеннән һәм мин. Шулай ук Азнакайдан, Казаннан да егетләр бар. Барыбыз да тату булып, солдат тормышы белән яшибез.
-Сезгә теге яктан снарядлар еш төшәме?
— Әйе, булгалый. Снарядлар да, дроннар да. Алар безнең артиллериячеләрне сынап карыйлар. Әмма безнекеләр тиз арада дислокацияне үзгәртәләр.
— Ял көннәре ничек уза?
— Күбрәк ял итәм. Туганнарым, дусларым белән очрашам, үз коллективым янында — электр челтәрләрендә булдым. Анда мине бик җылы каршы алдылар.
Әле тешләрне дәвалыйсы, үзем белән алып китәр өчен кирәкле дарулар запасын тулыландырасы бар. Шулай ук банк карталарын яңартырга кирәк. Сүз уңаенда, акчалата тәэмин ителешнең төгәл вакытта һәм тулы күләмдә күчерелүен билгеләп үтәсем килә.
— Дмитрий, яңачишмәлеләргә нинди теләкләрең бар?
— Барысына да сәламәтлек һәм иминлек телим һәм тагын бер кат гуманитар ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерәм. Без барыбыз да үз Ватаныбызны яклыйбыз һәм, һичшиксез, җиңү белән кайтачакбыз!
Без дә героебызга тизрәк исән-сау һәм җиңү белән өенә кайтуын теләдек.
Әңгәмәне Азат Мусин алып барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев