Ватанны саклаучылар көне белән!
Бәйрәм Ватанны саклаучы ир-егетләргә, шулай ук барлык ир-атларга багышлана. Бүген без «яшьлеге итекләрдә үткән» ир-егетләребезнең истәлекләрен бастырабыз.
Азат СУНИЕВ: солдат булып тумыйлар, солдат булалар
Азат Суниев 1997 елда армия хезмәтенә алына. Хәрби укуны Кронштадт шәһәренең Байкал аръягы хәрби округында уза. Алты айлык әзерлектән соң Юрга шәһәренең Себер хәрби округына җибәрелә.
Үзенең хезмәте турында ул түбәндәгеләрне бәян итте:
— Мин Суворов орденлы Звенигород-Берлин 74 нче аерым гвардия мотоукчы бригадасында гвардия өлкән сержанты, механик-танк йөртүчесе вазифасында хезмәт иттем. Яхшы укуым һәм хезмәтем өчен «Гвардия» билгесе белән бүләкләндем.
1999 елның августында бригада составында Чечен Республикасына җибәрелдем. Юргадагы хезмәт һәм Төньяк Кавказдагы террорчылыкка каршы операция, әлбәттә, бер-берсеннән нык аерыла иде. Ләкин нәкъ менә шунда, зур булмаган Юрга шәһәре полигонында без тактик сугыш алып барырга өйрәндек. Шуңа күрә безнең бригада бурычларны уңышлы үтәде. Сугышчан казанышларым өчен Жуков медале белән бүләкләндем. «Сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы» медалем бар.
2000 елның апрелендә Азат Суниев өенә кайта. Гаилә кора, хатыны белән ике кыз тәрбиялиләр. Нефть кампаниясендә база башлыгы булып эшли. СВО башланганнан бирле Яңа Чишмә районының «Боевое братство» волонтерлык төркеменә керә. Бу вакыт эчендә СВО зонасында гуманитар йөк белән 15 тапкыр булган, сугышчыларга 17 УАЗ автомобиле илтеп кайтканнар. Күптән түгел Азат Татарстан Координация советының Яңа Чишмә районы буенча бүлекчәсе рәистәше итеп сайланды.
Айдар МИФТАХОВ: Һәрвакыт тынычлык һәм иминлек сагында
Айдар Мифтахов армиядә 1994 елның маеннан 1995 елның ноябренә кадәр Казахстан Республикасының Алма-Ата шәһәрендә хезмәт иткән. Чик буе заставалары өчен сержантлар әзерләүче мәктәптә укыган.
«Бу елларда Таҗикстанда кораллы конфликтлар булды, мин безне анда җибәрерләр дип уйлаган идем. Ләкин укудан соң безне, иң әзерлекле сержантларны, частьта калдырдылар. Безнең гаскәрләр Казахстан Республикасының милли куркынычсызлык комитетына керде. Миңа өлкән сержант исеме бирелде. Взвод командиры урынбасары булып хезмәт иттем, минем карамакта 53 солдат иде.
Армиядә хезмәт итү „чыныктырды“, үз гамәлләреңне контрольдә тотарга һәм дөрес карарлар кабул итәргә, мөстәкыйль, башкалар өчен җаваплы булырга өйрәтте. Кешеләр төрле бит: көчлеләр дә бар, көчсезләре дә бар. Солдатларга мин һәрвакыт гадел карадым, көчсезләрне рәнҗетергә юл куймадым, шуның белән хезмәттәшләрем һәм командирларым арасында ихтирам казандым. Хәрби часть командиры тарафыннан берничә тапкыр „отличие“ билгеләре белән бүләкләндем», — ди Айдар.
Демобилизациядән соң Айдар Мифтахов пенсиягә кадәр эчке эшләр министрлыгында хезмәт итә, майор дәрәҗәсендә эштән китә. Өйләнгән, ике баласы бар. Хәзерге вакытта ТР Яңа Чишмә районының ВДПО вәкиле булып тора: район халкы белән янгынга каршы профилактик эш алып бара. Оешма коллективы белән бергә СВОга акчалата өлешен кертә.
Анатолий ПОПКОВ: Хәрби хезмәттә дә, эштә дә фидакарьлек кирәк
Анатолий Попков армиягә 1978 елның 7 маенда хезмәткә алына. Куйбышев шәһәрендә (хәзерге Самара) сержантлар мәктәбен үтә.
«Мәктәпне тәмамлагач, өлкән сержант исемен алдым. Польшага Свентошув шәһәренә хезмәткә җибәрелдем. Белгечлегем буенча беренче класслы механик-машина йөртүче булып хезмәт иттем. Авырлыклар бар иде, командирлар аларны җиңәргә өйрәттеләр. Сәяси һәм физик әзерлек өчен «Совет Армиясе отличнигы» билгесе белән бүләкләндем, башка билгеләрем дә бар.
Хезмәттә Чистай шәһә-реннән якташым белән таныштым. Без икебез дә чит илдә "үзебезнекеләр"не очратуыбызга бик шатландык, ә соңыннан барысы да үзебезнеке булып китте: иптәшебез ышанычлы булса, милләтенә игътибар итмәдек. Армиядә хезмәт итү миңа файдага булды дип саныйм, күп төрле кешеләрне очраттым, яхшыны начардан аерырга өйрәндем, башка шәһәрләрне күрдем, әти-әниемне ныграк бәяләргә һәм кечкенә Сосновкамны яратырга өйрәндем.
Армиядән соң 1980 елның 21 апрелендә туган авылыма кайттым, ХХ партсъезд исемендәге колхозда тракторчы булып эшләдем. Пенсиягә чыкканчы К-700 тракторында эшләдем, эшемнең кадерен белделәр, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләделәр. Тормыш иптәшем белән инде 44 ел яшибез, бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстердек, оныкларыбызны тәрбияләргә булышабыз. Гаиләбез белән СВОда катнашучыларга ярдәм итәбез«.
20 февральдә Анатолий Викторович Попковка 65 яшь тулды.
Александр Коновалов: Армия үз йортыңны сакларга өйрәтә
Александр Коновалов 2002 елда Яңа Чишмә хәрби комиссариаты тарафыннан армиягә алына. Ярославль өлкәсенең Переславль-Залесск шәһәрендә стратегик әһәмияткә ия ракета гаскәрләрендә элемтәчеләр мәктәбендә белем ала.
Укудан соң Мәскәү өлкәсенең Солнечногорск шәһәренә 2001 елда оештырылган ракета-космос гаскәрләренә хезмәткә җибәрелә. Ләкин частьта элемтәчеләр җитәрлек була, ә машина йөртүчеләр — юк. Шуңа күрә, Александрның инде машина йөртү таныклыгы булганлыктан, аңа ГАЗ-31029 «Волга» автомобилен ышанып тапшырганнар, ул РКО берләшмәсе командующие урынбасарының машина йөртүчесе булган.
«Хезмәт җиңел булып тоелмады, әмма частьта барлык хәрби хезмәткәрләр өчен дә мәҗбүри булган үз-үзеңне тоту нормалары бар иде, бу төрле кешеләрнең дәрәҗәсе һәм характеры буенча устав мөнәсәбәтләрен тәэмин итте.
Армия мине тәртипкә, үзем һәм иптәшләрем өчен тагын да күбрәк җаваплылыкка өйрәтте. Нәкъ менә армиядә холкым ныгыды, коллективта үзара мөнәсәбәтләрны җайларга өйрәндем, машина йөртү тәҗрибәсе тупладым, өйдән еракта яшәүнең нәрсә икәнен белдем», — дип сөйләде безгә Александр Коновалов.
2004 елда демобили-зацияләнә. Яңа Чишмәдә яши, машина йөртүче булып эшли. Өйләнгән, гаиләдә ике кыз тәрбиялиләр. Коноваловлар гаиләсе СВО өчен гуманитар ярдәмгә даими үз өлешен кертә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев