Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Вера Воронцова: “Тирәмдә һәрчак яхшы кешеләр булды“

Бүген зур педагогик стажы булган, Екатерина урта мәктәбенең элекке директоры Вера Григорьевна Воронцова 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Яңа Иванаево авылында туса да, бала чактан аның бар гомере әлеге мәктәп белән бәйле. Мәктәпне тәмамлау турындагы аттестат белән берьюлы 1965 елда ул тракторчы-машинист таныклыгы да ала. Кая укырга барасын озак уйламый, әлбәттә инде яраткан педагоглары (Н.П.Щеглов, З.И. Коробочкина, Р.И. Денисова, Т.С. Грязнова, В.П. Ермолаев, А.А. Зевакина) кебек үк, укытучы булырга тели. 1970 елда Алабуга педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлый. Эшкә Чистай районына билгеләнгәч, туган сигезьеллык мәктәбен сайлый. Алабугада туып үскән ире нефтьче эшен ташлап, аның белән кайта һәм совхозга тракторчы булып урнаша.
- Мәктәп бинасы иске, тар, мичкә ягып җылытыла торган иде, - дип искә ала Вера Григорьевна. - Аның каравы педколлектив көчле, дус иде, һәрвакыт киңәшләре белән ярдәм иттеләр, бигрәк тә яшь укытучыларга. Без һәрвакыт өлкән яшьтәге педагоглар киңәшенә колак салып эшләдек, - ди ул.
Вера Григорьевна яраткан физика һәм астрономия фәннәреннән укыта. 1974 елда мәктәпне унъеллык итеп үзгәртеп коралар, һәм директор Н.П. Щеглов дилбегәне яшьләр кулына тапшырырга хәл итә. Әлеге вазыйфаны (урынны) югары уку йортын тәмамлаган (бердәнбер) Вера Григорьевнага тәкъдим итәләр. Ул бик озак вакытлар ризалашмый, әмма Николай Павлович аңа бар нәрсәдә дә булышачагын белдерә. Җаваплы вазыйфага билгеләнгәч, Вера Григорьевна бар белемен, энергиясен эшкә җигә, бар нәрсәдә булдыклылыгын күрсәтә. Хезмәттәшләре әйтүенчә, ул бик төпле, таләпчән, әмма бик гадел җитәкче була. 1977 елда аның икенче баласы туа, әмма ул декрет ялында утырмый да диярлек. Иртә таңнан кичкә кадәр мәктәптә була, чөнки ул чакларда 360 бала 2 сменада белем ала. Өенә бары күкрәк баласын ашатырга гына кайтып килә. Болай эшләве җиңелләрдән булмый, һәм ул үзен әлеге вазыйфадан азат итүләрен сорый. Анарга В.Н. Добринов алмашка килгәннән соң 1977 елда яңа мәктәп төзи башлыйлар. Әмма 10 елдан соң мәктәп кабат җитәкчесез кала, чөнки директорны эшкә район үзәгенә күчерәләр. Бу юлысы демократик йогынты һәм "үзгәртеп кору дулкыны"нда директор укытучылар коллективы тарафыннан сайлана, ә мәгариф бүлегендә исә Вера Григорьевнаның кандидатурасын хуплыйлар гына.
Һәм кабат башлана... Төзүчеләр тарафыннан ашык-пошык ясалган җылыту системасы өчен аңа күпме борчылырга туры килгән. Кышын сыйныфларда О градус була, бүлмәләрдә җил уйный. Мәктәп теплицасы бинасын котельныйга яраклаштыргач, җиңелрәк була. КВ - 300 мичләре күмер белән ягылган. Монда исә икенче бер проблема туа: даими мич ягучы булмаган, совхоз вакытлыча гына кеше биреп торган. Торбадан төтен чыгамы - юкмы икәнлеген төнлә торып тәрәзәдән караган. Шул рәвешле, ниһаять, авылга газ кергәнче, 11 ел дәвам иткән. Мәктәпне газ белән җылытуда район хакимияте башлыгы Виталий Макаров һәм район башлыгының беренче урынбасары Вячеслав Козлов бик ярдәм иткәннәр. Мәктәпнең 100 еллыгына 1996 елда эш төгәлләнгән. Юбилей хөрмәтенә оештырылган бәйрәмдә район җитәкчелеге мәктәпкә УАЗ "буханка" бүләк иткән. Коллектив һәм балалар бик тә сөенгәннәр! Тик озак та үтми ни өчендер бу бүләк авыл советына "күчеп киткән". Балаларга олимпиадага барырга кирәк, ә транспорт юк һәм директор, элеккечә, үзенең шәхси "Запорожец" машинасына утыртып алып барган. "Балаларга карата әлеге ялган һәм этлек" белән ул килешә алмый һәм 1998 елда директор вазыйфасын башкарудан туктый. Пенсиягә чаклы 4 ел гади укытучы булып эшли. Шушы принципиальлелеге өчен аның кадерен беләләр һәм хөрмәт итәләр, ә элеккеге укучылары өчен ул әле яраткан һәм яхшы укытучы да, аңа алар һәрчак ярдәм итәргә әзер.
Вера Григорьевна 15 ел пенсиядә инде. Бистәдә ире белән икәү генә яшиләр, кызы - Черемухово Бистәсендә, улы Яңа Иванаевода. Күптән түгел беренче оныкчыклары да туган.
- Үз гомеремдә бернинди медальгә дә лаек булмадым. Бәлки бу минем намуслы, үзсүзле булуым аркасында шулай булгандыр. Тормышта кискен борылышлар җитәрлек булды, тик мин беркайчан да ялган сөйләмәдем һәм шуңа күрә кешеләр алдында намусым чиста, алар күзенә курыкмый карый алам. Ә иң мөһиме - тормышта тирә- юнемдә һәрчак яхшы кешеләр булды, - ди ул.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев