Ветеран - әфганчы Виктор Калмыков туган якны өйрәнү музеенда кунакта булган
16 февральдә Яңа Чишмә туган якны өйрәнү музеенда Россиядән читтә хезмәт бурычын үтәгән сугышчыларны искә алу көненә багышланган « АФГАН К НАМ ТЯНЕТСЯ СКВОЗЬ ГОДЫ…» дигән чара узган.
Музейның кунагы - әфган сугышчылары һәм башка локаль конфликтлар иҗтимагый оешмасы рәисе, Әфганстандагы сугыш ветераны Виктор Николаевич Калмыков булган. Виктор Николаевич сугыш авырлыклары, хезмәттәшләре, хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булучылар турында сөйләгән һәм тыныч вакытта вафат булганнарны да искә алган. Чарада катнашучылар аларны бер минутлык тынлык белән искә алганнар.
Шулай ук кунаклар игътибарына « Живая память» дип аталган күргәзмә тәкъдим ителгән. Ни өчен күргәзмәне шулай итеп атаганнар дисәгез, чөнки Әфганстанда сугышкан кешеләр әле дә исән, һәлак булганнарның истәлеген аларның коралдашлары, гаиләләре һәм якыннары саклый. Һәм бу истәлек, без бу турыда сөйләгәндә исән булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев