Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ветераннарга медальләр тапшырылды

Сугыш ветераннары “Фидакарь хезмәт өчен“ медале белән бүләкләнәчәкләр дип, без газета укучыларыбызга хәбәр иткән идек инде.


Беренче медаль Җиңү көнендә Тубылгы Таудан сугыш ветераны Хәниф Зариповка  тапшырылды. Ә 12 июнь – Россия көнендә тагын ике ветеран әлеге бүләккә ия булды.
Район башлыгы Вячеслав Козлов Петропавел Бистәсендә яшәүче сугыш ветераны Григорий Быковка, ә район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов  Зирекледән сугыш ветераны  Мансур Габбасовка тантаналы шартларда медаль тапшырдылар.
“Фидакарь хезмәт өчен “ медале белән безнең районнан тагын алты сугыш  ветераны  бүләкләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев