Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ветераннарны һәм иң яхшы хезмәткәрләрне хөрмәтләделәр

Һөнәри бәйрәм - Җирле үзидарә көне уңаеннан Яңа Чишмә РМЙ-да котлаулар һәм бүләкләр, артистларыбыз чыгышы белән зур бәйрәм кичәсе булып үтте.

Җирле үзидарә көне әле бөтенләй яшь бәйрәм - Россия Президенты Указы нигезендә 2013 елдан башлап билгеләп үтелә. Бу көнне сәхнәдә җирле үзидарә органнары ветераннарын, депутатларны һәм муниципаль хезмәткәрләрне, туган районыбызның иминлеге һәм үсеше хакына фидакарь хезмәтләре белән үз өлешләрен керткән кешеләрне хөрмәтләделәр һәм котладылар.
Кичәгә җыелган ветераннарны, депутатларны, АҖ башлыкларын һәм муниципаль хезмәткәрләрне район башлыгы Вячеслав Козлов җылы котлады.
- Сезнең күпчелегегез районыбыз оешканнан соң 30 елдан артык хезмәт куйган кешеләр, - дип билгеләп үтте ул. - Һәм аның чәчәк атуы хакына сез саллы өлеш керттегез.
Хәзер җирле үзидарә органнары зур вәкаләтләргә ия, әмма финанс мөмкинлекләре чикле. Авылда булган хәлләр өчен, халыкта нинди сораулар туа, гомумән, барысы өчен дә авыл җирлекләре башкарма комитетлары җаваплы. Һәм аларның эше бик мөһим һәм актуаль. Бер генә чара да алардан башка үтми. Соңгы елларда җирле үзидарә органнарының матди - техник базасы яхшыра, хезмәт автомобильләре бүлеп бирелә, хезмәт хаклары арттырылган, әмма җирле үзидарәдәге барлык хезмәтләрдән җаваплылык та, сорау да арта.
Вячеслав Козлов һәммәсенә дә исәнлек-саулык, оптимизм, иминлек теләде, үзгәреш чорындагы һәм җирле үзидарәнең заманча структураларын булдырган авыр елларда алар җилкәсенә төшкән ветераннарга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Бүләкләрне район үзәгеннән Нина Леонова һәм Анастасия Козлова, Зирекледән Тәгъзимә Минабетдинова, Шахмайдан Гөлсинә Сәлахова һәм Мәүлия Гайнетдинова һәм Яңа Чишмәдән Александр Скоковлар алды.
Иң әйбәт эшләүче муниципаль хезмәткәрләр арасыннан Архангел АҖ башлыгы Нина Сердюк, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наталья Попкова, район башкарма комитетының баш бухгалтеры Гөлназ Җамалетдинова, район башкарма комитеты шоферы Сергей Гульков бүләккә тиенделәр. "Перспективалы белгеч" номинациясендә РМБ начальнигы Александр Еронтьев бүләккә лаек булды.
РМЙ сәхнәсендә мәктәп укучылары - "Җирле үзидарәнең үткәне, хәзергесе һәм киләчәге" дип аталган мәктәпләр арасында уздырылган рәсемнәр конкурсында җиңүчеләр: Тубылгы Таудан Илфат Әбдрәфыйков, Шахмайдан Рамазан Әхмәтвәлиев һәм Яңа Чишмәдән Анастасия Шкурихина бүләкләнде. Конкурс "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге һәм мәгариф бүлеге инициативасы белән үткәрелде.
Залда җыелган халык алдында талантлы артистларыбыз чыгыш ясады: җырладылар, биеделәр.
Шунысын да билгеләп үтү мөһим, бәйрәм кичәсе Татарстан халыкларының 3 съезды алдыннан узды һәм тамашачылар өчен район территориясендә яшәүче күп милләт вәкилләренең чыгышы күңелле сюрприз булды. Илназ һәм Ләйсән Шәйхетдиновлар дуэты башкаруындагы җырлар, район үзәгеннән "Селяночка" һәм "Архангельская краса" (алар 9 майда Мәскәүдә Кызыл мәйданда да чыгыш ясаячаклар), Черемухово Бистәсеннән "Рябинушка" һәм Чуаш Чабаксарыннан "Илем" вокаль ансамбльләре, балаларның танылган "Шешминка", "Родничок" ансамбльләре, Ленинодан керәшен җыр һәм бию коллективы, Карина Мазманян башкаруында әрмән телендә җыр, әбисе белән Дилә Минабетдинова башкарган үзбәк биюе һ.б. тамашачылар күңеленә хуш килде.
Ленинодан "сандугачыбыз" Зинаида Кондеева үзенең үзешчән сәнгатьтә катнашучылары белән бергәләп мажор нотада чараны тәмамлап патриотик җыр башкарды.
Район җитәкчелеге һәм барлык тамашачылар шушы бәйрәм кичәсен оештыручыларга бик шәп сценарий әзерләгән һәм матур җырлар , дәртле биюләр өчен рәхмәт белдереп, аларга яңа иҗат уңышлары теләделәр.
Азат Мусин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X