Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Вячеслав Козлов: «Ачыклык, бердәмлек һәм нәтиҗәле контроль — коррупциягә каршы тору шартлары»

21 сентябрьдә Яңа Чишмәдә коррупциягә каршы тору эшен координацияләү буенча комиссиянең чираттагы утырышы узган. Утырышны район башлыгы Вячеслав Козлов үткәргән.

Утырыш башында район башлыгы ярдәмчесе Ирина Лобачева комиссия йөкләмәләренең үтәлеше турында хәбәр иткән.

Районның милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наталья Попкова дәүләт һәм муниципаль милек һәм җир белән идарә иткәндә коррупция куркынычларына юл куймау буенча нинди чаралар күрелүе хакында сөйләгән.

Агымдагы елда 11 аукцион үткәрелгән, 56 җир кишәрлеге арендага, 9 җир кишәрлеге милеккә бирелгән, район бюджетына арендадан 7,7 млн сум акча кергән.

Утырышта төзелеш, торак йортларны, мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау, мәдәният өлкәсендә коррупция куркынычларын киметү турында фикер алышканнар.

Район Советының кадрлар секторы мөдире 2022 елда муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан бирелгән керемнәр турындагы мәгълүматларда ачыкланган кимчелекләр турында хәбәр иткән. 5 муниципаль хезмәткәргә карата хезмәт тикшерүләре үткәрелгән, аларның нәтиҗәләре буенча дисциплинар җәза билгеләнәчәк. 

Вячеслав Козлов мондый хокук бозулар өчен җаваплылык чаралары күрү буенча принципиаль якын килү тиешлеген ассызыклаган.

«Ачыклык, бердәмлек һәм нәтиҗәле контроль — коррупциягә каршы торуның мөһим шартлары», — дип ассызыклаган муниципалитет башлыгы Вячеслав Козлов. — Мондый якын килү уңай нәтиҗәләр бирә, хакимият органнарының структур бүлекчәләре эшенең нәтиҗәлелегенә ярдәм итә, ахыр чиктә, кешеләрнең хакимияткә ышанычын арттыра".

Ирина Лобачева, район башлыгы ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев