Виктория Чумакованың яраткан эше
Ул үз бизнесын нульдән башлый һәм билгеле бер уңышларга ирешкән/
Үзмәшгульлек
Викториянең кондитер курсларын тәмамлавына бер ел да үтмәгән әле, ә аның тортларын күргәч, исең китәр, дөрес, тәмен татып карамадым, җае булмады. Ләкин аңа көн саен заказ бирәләр икән, минемчә, бик тәмледер...
Виктория кондитерлыкка онлайн укыган, ул — дүрт бала анасы, шуңа да көндезге уку бүлегендә уку мөмкинлеге булмаган. Әмма бу һөнәрне өйрәнергә теләүчеләргә лицензияле онлайн-курслар үз эшләрен бик теләп, яхшы башкаручылар өчен менә дигән.
Виктория бу һөнәргә уйламаганда гына дигәндәй алына: балалар үсә һәм ул үзен әни буларак кына түгел, ә профессиональ рәвештә дә күрергә тели.
«Үзем сайладым һәм ялгышмадым. Укыганда ук булачак эшемне яраттым, — ди Виктория. — Торт пешерү процессы: печенье яки корж, шулай ук крем ясау — боларның барысы да рецептурада төгәллек, ә менә тортны бизәү (бусы аеруча да) индивидуаль һәм иҗади якын килүне таләп итә».
— Син өйдә эшлисең, шулай булгач сезнең өйдә һәрвакыт тәмле исләр генә килеп торадыр инде?!
— Әйе, килешәм.
— Виктория, ә зур торт пешергәнең булдымы?
— Бу 5 килограммлы торт иде, аны миңа таныш булмаган кеше үз туена заказ биргән иде.
— Эштә сиңа кем ярдәм итә?
-Гомумән, мин бу процесска беркемне дә катнаштырмыйм: рецепт буенча һәм миллиграммнарда да бернинди үзгәрешләр булмасын өчен барысын да үзем эшләргә тырышам. Әгәр заказлар күп, ә сроклар аз булганда, кайбер эшне әнигә генә ышанып тапшыра алам.
— Виктория, безне үз гаиләң белән таныштыр әле.
— Гаиләбездә иң олысы — әниебез Елена Константиновна. Ул минем балаларны тәрбияләүдә төп ярдәмчем. Ирем Алексей "Алексеевскдорстрой"да эшли.
Ул бит инде һәрчак эштә, ә ял көннәрендә йортта хуҗалык эшләре белән шөгыльләнә. Безнең кызларыбыз: Полина — сигезенче сыйныфта, Вероника — алтынчы, Дарина — өченче сыйныфта укыйлар, Миланага 4 яшь, балалар бакчасына йөри.
— Гаилә татлы ризыкны яратамы? Алар өчен тәмнүшкәләрне еш әзерлисезме?
— Татлыны кем яратмый! Ләкин без тортларны мөмкин кадәр сирәгрәк ашарга тырышабыз. Әлбәттә, һәр туган көнебез өчен һәм зур бәйрәмнәрдә торт ясыйбыз. Мондый көннәрдә без кухняда бөтен гаилә белән мәш киләбез һәм еш кына яңа рецептларны сынап карыйбыз.
— Соңыннан бу рецептларны бизнеста кулланасыңмы?
— Әлегә юк. Мин бары тик тикшерелгән рецептлар буенча гына эшлим.
— Синең эшеңдә иң авыры нәрсә?
— Кыенлыклар юк. Бу һөнәргә өйрәндем, үзмәшгуль буларак теркәлдем, үз эшләремне интернет битендә урнаштырам. Заказлар да килә башлады. Әгәр башта үземә шәһәрләргә барып, азык-төлекләр сатып алырга туры килгән булса, хәзер мин ышанычлы поставщик — тәэмин итүче таптым һәм товарны алырга беркая да барырга кирәк булмаячак.
— Әңгәмә өчен рәхмәт. Киләчәктә дә яраткан эшең уңышлы булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев