Волчья Бистәсе, башка бистәләр кебек үк , 1760 нчы елларда барлыкка килгән. Ике гасыр диярлек бистә Козьмодемьянская исемен йөрткән - мондагы Козьма һәм Демьян чиркәве исемнәре буенча. Отставкадагы хәрби хезмәткәрләр (гаиләләре белән) бистәнең беренче кешеләре булган, шулай ук монда Яңа Чишмәдән шляхтичларның бер өлеше күченгән. Шушы бистәгә рус-төрек сугышында батырлык күрсәткән хәрбиләрне дә урнаштырганнар һәм имана җирләре бүлеп биргәннәр.
Волчья Бистәсе авылының яңа исем белән аталуында ике версия (юрама) бар. Беренчесе: кайчандыр бу авылга "кәҗә (бүре) билеты" булган: качып киткән крестьяннар, сөргенгә җибәрелгән һәм ул чорларда шик астына алынган башка кешеләрне күчергәннәр. Менә шуннан инде авыл исеменә "бүре" сүзе кысылып калган, янәсе. Икенчесе: ул вакытларда бүреләр бик күп булган, аларның ояларын хәтта авылның тирә-юнендә дә тапканнар. Волчья Бистәсе авылында туган һәр кеше, мөгаен, үзенең кайсы кавемнән (нәселдән) булуын беләдер: шляхтичларданмы, качып киткән крестьяннарданмы яки аларның ата-бабалары хәрби кешеләр булгандыр. Һичшиксез, Волчья Бистәсендә туган кешеләрнең берсе - Борис Чекин (1922 елда туган) төрек сугышында батырлык күрсәткән офицерлар нәселеннән булган. Чөнки Бөек Ватан сугышы елларында ул юкка гына 566 нчы Солнечногорск штурм авиация полкының эскадрилья командиры урынбасары дәрәҗәсенә кадәр күтәрелмәгәндер. Ә 1945 елда аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелгән.
Козьмодемьянская Бистәсеннән (Волчья тожъ)
Волчья Бистәсенә чаклы.
Революциягә кадәр авыл гаять зур булган: анда 1240 йорт исәпләнелгән. Авыл бай булган: монда 11 җил тегермәне, 2 - су тегермәне - Волчанка елгасында, май язгыч, йон тетү җиһазы булган. Хәтта үзләренең кирпеч заводы да булган һәм кайбер нык ир-атлар үзләренә кирпеч йортлар да төзегәннәр.
Районыбызның күп кенә авылларында иске кирпеч йортлар сакланып калган һәм алар әле дә кешеләргә хезмәт итәләр. Волчья Бистәсендә мондый бер генә йорт та, тегермән дә, завод та юк.
- Сезнең авылда халык ничек яши соң? - дигән сорауны АҖ башлыгы Иван Улитинга бирдек.
- Безнең авылда эшкә яраклы 192 кеше яши. 48 кеше авыл хуҗалыгында - "Козлов В.В." КФХ-да эшли, бюджет өлкәсендә - 36, нефтьчеләрдә - 11, 53 кеше башка тармакларда хезмәт куя, 3 шәхси эшмәкәр бар. Авыл халкының күпчелеге шәхси хуҗалык белән шөгыльләнә, терлек тота. Шәхси секторда 85 баш МЭТ бар, шуның 36сы сыерлар. Дуңгызлар, сарыклар, кәҗәләр, кош-корт асрыйлар.
Аңлашыла, 135 хуҗалык өчен бу күп түгел, әмма аларның 30ында ялгыз пенсионерлар гына яшәвен дә исәпкә алырга кирәк . Бездә эшсезләр дә бар, андыйлар 23 кеше, тик эшсезлек буенча фәкать 1 кеше генә исәптә тора.
Бистәдә яшәүчеләр саны елдан-ел кими бара. Үткән ел белән чагыштырганда 18 кешегә кимегән: шуларның 10сы үлде. Ике бала туды, 10 кеше авылдан күченеп китте.
- Ни өчен? Халыкны авылда нәрсә канәгатьләндерми?
- Бу сорауга җавапны беләм мин, тик моңа халык үзе җавап бирсен, - диде АҖ башлыгы.
Авыл проблемалары
- Проблемалар һәрчак кирәгеннән артык. Һәм аңлашыла да, барысын да берьюлы хәл итү мөмкин дә түгел. Әмма иң мөһим проблеманы атап үтәсе килә, чөнки ул башка авылларда шактый уңышлырак хәл ителә. Бу - авылга кадәр һәм урамдагы юллар. Волчья Бистәсе - Яңа Чишмә районында авылга кадәр керү юлында асфальт юлы булмаган бердәнбер торак пункт, төзекләндерелгән бер генә урам да юк. Хәтта Үзәк урамда да яхшы гына вак таш түшәлмәгән, - диде авыл советы депутаты Николай Темников.
- Районда һәр торак пунктка асфальт юл бара. Тик безнең Бистәдә генә асфальт юл юк. АҖ территориясендәге барлык 11,5 км юлның 5,5 км-га гына вак таш җәелгән, шуның нибары 300 метрын гына яхшы юл дип атарга була. Башкача булса, мин Яңа Чишмәдә (анда эшлим) фатир сатып алмаган булыр идем, ә әти-әнием яши торган Волчья Бистәсендә генә йорт төзегән булыр идем, - диде Владимир Зубатов.
- Авылда эш юк инде ул, үз авылыңда яшәп, мисал өчен, район үзәгенә эшкә барып йөрергә мөмкин булыр иде. Яки нинди дә булса өлкәдә үз белгечләрең булмаганда, без районнан безгә эшкә чакырыр идек, тик, беркем дә мондый юлдан безгә килеп йөрергә теләми, - дип аңлатма бирә Иван Улитин. - Нәкъ менә шуның өчен безнең Мәдәният йорты озак вакытлар буе җитәкчесез торды. Бу проблема, әгәр дә читтән ярдәм булмаса, әле тагын озак еллар кала бирәчәк. Чөнки АҖ территориясендә финанс ярдәме күрсәтерлек эре инвесторлар юк. Юллар мәсьәләсе үзара салым акчалары белән генә хәл ителә. Үткән елда АҖ карамагында 500 мең сум акча тупланды, моңа Яшьләр урамындагы 189 метр юлга вак таш җәйдек һәм кышын юлларны кардан чистартуга түләдек. Авыл яшәсен иде, бу җирдә балалар тусын иде дә бит.
Авылның танылган кешеләре
Волчья Бистәсеннән чыккан иң танылган кеше - Советлар Союзы Герое Борис Чекин. Әгәр дә йөзләгән ир-егетләр сугыштан исән-сау әйләнеп кайткан булсалар, әле андыйлар тагын күпме булган булыр иде: авыл халкы һәркайсын исемнәре белән хәтерли һәм хөрмәт итә. Авыл халкы үз хезмәтләре белән югары үрләр яулаган якташларын яхшы белә: педагогик фәннәр докторы, Мәскәү шәһәренең "Яңа буын эшчесе" АНО генераль директоры урынбасары Виктор Лазарев, Казанда "Буревестник" ҖЧҖ генераль директоры Вячеслав Улитин, Кама Аланында төзелеш оешмасы җитәкчесе Насыйх Мортазин. Бу кешеләр үзләренең кече ватаннарын онытмыйлар һәм анда чиркәү төзелешендә, мәктәпне җиһазлауда зур булышлык күрсәтәләр.
- Һәр кешедә бала чак хатирәләре мәктәп белән бәйләнгән.
- Кайчандыр әлеге зур булмаган бинада 250 дән артык бала укыган дип күз алдына китерүе дә кыен. Волчья Бистәсенең заманча мәктәп бинасы 1965 елда төзелгән. 1966 елда мәктәптә беренче чыгарылыш (сигезьеллык) булган. 1987 елдан алып 2015 елга чаклы мәктәп урта гомуми белем бирү мәктәбе буларак эшләде. 2015 елның 1 сентябреннән ул төп гомуми белем бирү мәктәбе дип атала. Хәзергесе вакытта мәктәп бик матур, уңайлы, төзекләндерелгән бина булып тора, монда дус, тупланган укытучылар коллективы эшли. Коллективның никадәр нәтиҗәле эшләвен түбәндәгеләрдән күрергә була: 3 ел буена мәктәп призлы урыннар яулады. 2014/15 уку елындагы эш нәтиҗәләре буенча мәктәп 7нче урынны яулап, республиканың иң яхшы авыл мәктәпләре йөзлегенә керде. Соңгы 10 елда 5 укучы мәктәпне алтын медальгә тәмамлады (Алексей Темников, Анастасия Батенева, Виктория Темникова, Вадим Минаев, Елена Зорина). Мондый уңышларга зур булмаган укытучылар коллективының, укучыларның һәм аларның әти-әниләренең тырыш хезмәтләре аркасында ирешә алдык. Бигрәк тә рус теле һәм математика укытучыларын: Н.А. Батеневаны һәм Г.А. Темникованы билгеләп үтәсе килә, аларның чыгарылыш укучылары инде менә ничә ел буена имтиханнар тапшырганда югары баллар җыялар (туплыйлар). Әлбәттә инде, бездә дә проблемалар юк түгел. Бу, барыннан да бигрәк, укучыларның аз булуы. Бүген алар 41 (үткән елда 39 иде). Һәм икенчесе, педагогларның яше, кызганычка каршы, яшь педагоглар белән тулылану юк. Яшь укытучылар булсын иде, чөнки киләчәк яшьләрдән тора. Нәкъ менә алар заманча чынбарлыкка яхшырак яраклашалар, - диде мәктәп директоры Николай Темников.
Белешмә
2017 елда мәктәпне 3 укучы тәмамлаячак. Беренче сыйныфка 5 укучы барачак.
Нет комментариев