Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Волчья Бистәсендә мотоцикл руле артына утырган исерек хәлдәге балигъ булмаган баланы (видеорепортаж) туктатканнар.

Полиция хезмәткәрләре ата-аналар һәм аларның балалары белән профилактик әңгәмәләр үткәрәләр.

11 августта Волчья Бистәсе мәктәбе территориясендә Буревестник АҖ башлыгы Юрий Улитин, участок уполномоченные, полиция лейтенанты Илназ Хәйруллин, балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор полиция капитаны Наталья Гусаровалар балигъ булмаган балалар һәм аларның әти-әниләре белән профилактик әңгәмә үткәрделәр.

Бу әңгәмәнең максаты - балигъ булмаган балаларның иминлеге. Бу исә балаларның үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен һәм нормаларын катгый үтәү, шулай ук өлкәннәрнең үзләренә һәм балаларына карата җаваплы мөнәсәбәттән гыйбарәт.

Җыелыш - әңгәмәгә балигъ булмаган балалары булган җирле халык чакырылган, әмма Волчья Бистәсе мәктәбе директоры Екатерина Глушкова билгеләп үткәнчә, һәрвакыттагыча, үзләренең җаваплылыгы хакында белүче һәм балалары турында кайгыртучы кешеләр генә килгән иде. «Ә менә укытучылар, полиция, балигъ булмаганнарның тормышы һәм сәламәтлеге өчен җавап бирүче хезмәткәрләрнең, шулай ук башка профилактик субъектларның игътибар үзәгендә торган, спиртлы эчемлекләр белән мавыккан ата-аналар җыелышка килмәгәннәр.  

Ә бит ПДНда профилактик исәптә торучы 13 балигъ булмаган баланың дүртесе - Волчья Бистәсеннән. Аларны исә урамда исерек хәлдә күргәннәр. Шулай ук бу авылдан алкогольны артык кулланучы ике гаилә дә исәптә тора, аларның үз балаларын тәрбияләргә вакытлары юк», - диде Наталья Гусарова.

Балалар һәм яшүсмерләр арасында җинаятьчелекне булдырмау максатыннан, участок полиция хезмәткәрләренә төнге вакытта авылларга еш чыгарга туры килүе турында Илназ Хәйруллин сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, бу авылда күп кенә балалар «балигъ булмаганнар өчен комендант сәгате» турында 71 нче законны бозалар, хәтта, балаларына мотоцикл яки мопедлар сатып алу белән дә горурланалар әле.

Авыл җирлеге башлыгы Юрий Улитинны да балалар һәм яшүсмерләрнең куркынычсызлыгы мәсьәләсе борчый:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев