Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Волчья Бистәсендә яшәүче тыл ветераны Сергей Александрович Улитинга 90 яшь тулды

Сергей Улитин 1932 елның 1 февралендә Волчья Бистәсендә туа.

Үзенең балачагын сөенеп искә ала: әти-әнисе янәшәсендә, улына атлар абзарына килергә рөхсәт иткән һәм атта йөрткән әтисе... Ә Сергей үсә төшкәч әтисенә станоклар чистартырга, азык таратырга һәм атларга су ташырга ярдәм иткән. Шулай итеп, 1941 елда әтисен фронтка алганда, тугыз яшьлек Сережа бу эшләрне тулысынча үз өстенә алган. «Беренче ике айда әти безгә көн саен диярлек хатлар язды, сентябрьдә: «...тиздән Мәскәү өчен зур көрәш көтелә, әлегә хатлар көтмәгез», дигән соңгы хәбәре килде. Әлегә дә, аннан соң да хатлар булмады. 80 елдан артык вакыт узды... аның турында нәрсә дә булса белер өчен ничек кенә тырышсак та, бушка булды...», - диде Сергей Александрович һәм уйга чумды. Әлбәттә, бу тынлыкны бозасы килмәде. Бераздан Сергей Александрович урыныннан торып, шкафтан үзенең парадка гына кия торган пиджагын алды һәм аны кигәндә: «Менә дәүләт миңа Җиңү көнендә юбилей елларында тапшыра торган медальләрне - әтиемнең бүләкләре, дип саныйм», - диде.
Үткәндәге хатирәләрне Сергей Александрович еш искә ала, еллар узган саен, әтисенең нинди дә булса эзен табу турындагы тормышка ашмас хыялы күңелендә бер төер булып тора бирә. 
«Хәзер тагын нәрсә белән шөгыльләнергә соң?   Утырам да уйланам. Элек уйларга вакыт юк иде, совхозда эш гел күп булды, җәен өйгә төн кунарга гына кайта идем. Ә минем вазыйфам җаваплы: мин ашлык саклау өчен җавап бирдем, склад мөдире булдым. Пенсиягә чыкканнан соң гына мин яраткан эшем – балта эше белән шөгыльләнергә теләдем, хәтта агач эшкәртү станогы да сатып алдым, төрле җайланмалар белән верстак урнаштырдым, әмма миңа суэтем башнясында  җаваплы эшне, шулай ук җирле ветераннар Советын җитәкләргә тәкъдим иттеләр». 
Шулай да, авылдашлары әйтүенчә, Сергей Улитин үзенең яраткан эшенә вакыт тапкан. Аның остаханәсендә төнгә кадәр  ут янган, ә иртән көнкүрештә  кирәкле булган әйберләр: уклау, җеп эрләү өчен каба яки табуретка әзер булган… 
Хатыны аның бу мавыгуын хуплаган, аңа иренең эшләве, ә Сергейга хатынының янәшәсендә булуы ошаган. 
Хатыны Варвара Семеновна белән алар 61 ел бергә яшәгәннәр. Инде менә дүрт ел ул аннан башка гына гомер итә: «Әйтерсең лә, ул хәзер дә минем янәшәмдә кебек, кайчак аның тавышын да ишеткән кебек булам, аңа җавап итеп нидер әйтергә телим. Тик юк шул...! Менә аның портретына карыйм да, Варварушка, нәрсә әйтергә телисең син?, - дип сорыйм». 


Стенада күренеп торган урында тагын ике портрет бар.  
«Ә бу Варвара белән безнең горурлыгыбыз - улларыбыз. Олысын әтием хөрмәтенә Александр, икенче улымны Николай дип атадык.  Балалар үз бабаларын эзләүләрен дәвам иттеләр: Смоленск янында Варяның әтисенең каберлеген таптылар (хатыным шунда барып, каберен күреп кайткан иде). 
Ике  улым да хәрби һөнәр сайлады: Александр подполковник, хәзер инде отставкада, Саратовта яши. Николай өлкән прапорщик званиесендә Урта Азиядә һәм Карелиядә 28 ел хезмәт итте. Мин үзем дә Германиядә хезмәт иттем, яхшы хезмәт иттем, миңа хәтта отпуск та бирделәр.
 Николай хәзер Яңа Чишмәдә яши, Саклык банкында шофер булып эшли. Хатыны Светлана белән ул минем янга еш киләләр, ә мин аларның даими игътибары һәм кайгыртучанлыгында. Дүрт оныгым һәм дүрт оныкчыгым бар, әмма мин аларны бик еш күрмим». 
Сергей Александрович юбилей көнендә мәктәп укучыларын, мәктәп укытучысы Николай Темниковны, АҖ башлыгы Юрий Улитинны үз йортында күрүенә бик шат булуы белән уртаклашты.

Картларга һәр игътибар кадерле, менә Россия Президенты исеменнән килгән котлау хатын да ул инде берничә тапкыр укып чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев