Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Халык җәүһәрләре - киләчәккә илтәчәк мирас

Чертуш авылында II районара «Халык җәүһәрләре» татар фольклор сәнгать фестивале узды

Хыяллар чынга аша

Ниятләрең яхшы икән, Аллаһ үзе максатка илтүче бар юлларны күрсәтеп торыр, ди халык. Чертуш авылы мәдәният йорты мөдире Рәмзия Мусинаның нияте дә изгеләрдән – халкыбызның уен-йолаларын, борынгы җырларын саклау, шул өлкәдә көч куйган талантлы үзешчән коллективларны һәм сәнгатькәрләрне барлау, аларны берләштерү, тәҗрибә уртаклашу.

-Бу фестиваль – минем күптәнге хыялым иде, - ди ул. – Мәдәният министрлыгы каршында “Иҗади коллективлар” грантын отып, 2023 елда аның беренчесен үткәргән идек. Быелгы бәйрәм татар халкының җәүһәрләрен саклап торучы тагын да күбрәк үзешчән артистларыбызны үзенә җыйды. Мин бу зур эшкә үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәтле, зур эшләр бары тик оешкан бердәм команда белән генә башкарыла.

Фестивальнең географиясе чыннан да елдан-ел киңәя бара. Беренче фестивальдә берничә район гына катнашса, быел Татарстанның 6 районы (Чистай, Аксубай, Чирмешән, Баулы, Ютазы, Яңа Чишмә) һәм Башкортстаннан фольклор коллективлар килде. Районара дип кенә уйланылган булса да, ул үзеннән-үзе төбәкара форматы алган.

-Без Октябрьск шәһәреннән килеп җиттек. Мин “Талларым” һәм “Мирас” вокаль ансамбльләрен алып килдем. Шулай ук Ютазы районыннан “Сердәш” халык фольклор ансамбле белән “Зәкәрия” һәм “Наза” кубызчылар ансамльләре дә катнашачак биредә. Фестивальдә беренче тапкыр катнашабыз, аны Ютазы районында үткән Кубыз бәйрәмендә таныш-белешләр аша белдек, - ди күрше республикадан ук килеп, бик матур чыгыш ясап киткән үзешчән артистларның җитәкчесе Зөлфия Рәхмәтуллина.

Алар, чыннан да, киемнәре, башкару осталыклары белән барлык тамашачыларны һәм әлбәттә, жюрины да әсир иттеләр һәм бик күп җиңүле урыннар алып киттеләр.

Бай мирасыбыз бар

-Безнең милләтебез зур милләт, халык саны буенча илдә икенче урында торабыз. Бик матур гореф-гадәтләребез, сәнгатебез бар, - дип, аны саклау һәм үстерү мөһимлеген ассызыклады башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ринат Фәсахов.

“Ак калфак” оешмасының район буенча җитәкчесе Илсөяр Дәүләтшина да гореф-гадәтләребезне киләчәк буынга илтеп җиткерүнең кирәклеген билгеләп үтте.

Бу фестивальгә “аккалфаклылар” Яңа Чишмәнең төрле авылларыннан остаханәләр алып килде. Чиккән сөлгеләр, мендәр тышлары, калфаклар һәм тагын бик күп нәрсәләргә сокланып карарга, фотога төшерергә генә түгел, сатып алырга да мөмкин иде. Зирекле музее экспонатлары арасында булган йөзьеллык калфак исә үзенең затлылыгы, матурлыгы белән таң калдырды.

Бәйрәмне ачып җибәрүчеләр арасында булган Чаллы Башы мәчете имамы Фәнил хәзрәт Коръән аятьләре укып, җыенның файдалы үтүен теләде, мөнәҗәтләрнең яңа буынны тәрбияләүдә роле зур булуы турында әйтеп узды.

Мөнәҗәтләр – җиде номинациянең берсе булды һәм беркемне дә битараф калдырмады.

Әлеге номинацияне “Әлвидагъ” мөнәҗәте белән Чаллы Башы авылыннан “Хозур” вокаль ансамбле башлап җибәрде, алар шулай ук җиңүчеләр рәтендә дә булдылар. Мөнәҗәт әйтүче (аерым) сигез катнашучы арасыннан беренче урынга Ютазы авылы Акбаш мәдәният йортыннан Дания Вәлиәхмәтова лаек дип табылды.

“Борынгы йолалар – халкыбыз мирасы” дип аталган номинациядә өч мәдәният йорты катнашты. Чертушлылар тирес сугу йоласын, Акбүре белән Тубылгы авылларыннан печән өсте күренешен уйнап күрсәттеләр. Гаҗәп тә түгел – печән өсте бит! Биредә самавыр чәе дә, уен-көлке дә, җыр-бию дә бар иде. Чалгы янап утыручы егет, армиядән кайткан егет белән оялчан тыйнак авыл кызын күрештерү – олырак буын өчен болар бар да таныш иде. Тубылгылар әлеге бәйгедә беренче урын алды. Аларның уенында бутафория азрак, табигыйлык күбрәк булды: өсләрендә ситсы күлмәк, аякта галуш, мәсәлән.

Төрле уен коралларында уйнаучылар да тамашачыларның күңеленә хуш килде. Биредә олылар гына түгел, яшьләрнең булуы да шатландырды. Яшьләр арасында беренчелекне Чертуш авылыннан Зарипов Рузил яулады. Акбүредән Шәйдуллин Данисның уйнавы да бик матур иде, ул икенче урынга лаек булды. Шәйхетдинова Әминә скрипкада “Туган тел” көен уйнап, өченче урынны алды. Яшь буында халык уен коралларына һәм көйләренә мәхәббәт булу – олыларның да зур хезмәте инде ул.

Халкыбызның моңлы да, шаян да көйләрен уйнаган өлкәннәр төркемен дә тамашачы тын да алмый тыңлады. Хәзерге талымсыз сәхнә көйләре арасында бу көйләр энҗе бөртеге сыман ялтырап тора иде. Беренче урынны Акбүредән Закиров Салихҗан һәм Чистай районы Татар Ялтаны авылыннан Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Минабетдинов алдылар.

Кубыз – халкыбыз яратып уйнаган уен коралы, безнең якларда анда хәзер сирәк уйныйлар инде. Ә менә “Наза” ансамбле кубызчылары көйнең барлык борылмаларын бирерлек итеп башкардылар һәм лаеклы беренче урынны алдылар.

“Иң яхшы вокалист” номинациясендә Баулыдан Шәңгәрәева Нәфисә гаҗәеп башкару осталыгы күрсәтте һәм җиңүче дип табылды. Октябрьск шәһәреннән Моталова Зөлфия “Ялгыз аккош” җыры белән әсир итте, ул да беренче урынга лаек булды.

Чаллы Башы авылыннан Раузетдинова Асия “Рамай” җырын башкарды һәм җиңүчеләр арасына керде. Улы Ришат менә инде ике ел да тугыз ай СВОда. Нигә әлеге җырны сайлавын ул болай аңлатты:

- Күңел тулып киткәндә, менә шундый борынгы озын җырларны җырлап юанам. Һәм бертуктамый догалар укып, улыма да, андагы башка ир-егетләргә дә җиңеллекләр, исән-сау әйләнеп кайтсыннар дип телим.- ди Асия апа.

“Вокаль ансамбльләр” номинациясендә Чистайларның “Хыял” ансамбле белән Октябрьскидан “Талларым” җиңү яулады. Икенче урынны шулай ук Ютазы районыннан килгән кунаклар белән районыбызның данлыклы “Талир тәңкә”се бүлеште. “Бөрлегән”, “Их тугай, тугай”, Мәрфуга”, “Элмәле” – нинди генә гаҗәеп җырларны башкармадылар фестивальдә! Тыңлап кына утырасы килмичә, кушылып җырлап утыручылар да булды. “Нишләп телевидение юк икән биредә? Шундый зур бәйрәм бит бу” дип пышылдаштылар тамашачылар. Шулай ук кояш кыздыруыннан сакланыр өчен ябулы урыннар һәм өсте каплаулы сәхнә булса да яхшы булыр иде дигән теләк белдерделәр.

Биючеләрнең иң осталары Ютазы районы Урыссу авылында булып чыкты.

Без – һөнәрле халык

Фестивальдә “Халык һөнәр-челеге осталары” күргәзмәсе дә эшләде. Алар да бүләкләргә лаек булды. Беренче урын Җиһангирова Гөлшатка бирелде. Күп еллар Чертуш мәдәният йорты мөдире булган Гөлшат ханым үзенең милли киемле курчаклары, чигүле мендәрләре, сөлгеләре белән сокландырды. Хәзер тарихи киемле курчаклар ясау хыялы да бар икән. Сөембикә белән улы Үтәмеш янына тагын кемнәр өстәлер, киләчәктә күргәзмәләрдә күрербез, мөгаен.

Әдәмсә авылыннан Дәүләтов Рәзил шулай ук беренче урынга лаек дип табылды. Ул үрелгән кәрзиннәр алып килгән иде, алар төрле зурлыкта, төрле калыпта һәм барысы да бик пөхтә эшләнелгән иде.

Минһаҗева Фәнзилә Чистай районы Наратлы Елга авылыннан калфаклар, кәттәҗиләр алып килгән. Бу эш белән инде биш елдан артык шөгыльләнә икән, күргәзмәсе дә “Тылсым” дип атала иде.

Шунда ук себерке бәйләү буенча мастер-класс та күрсәтелде. Шахмай авылы җирлеге советы хуш исле чәйләре, чәй ашлары белән табынга чакырып торды, теләүчеләр пылау белән сыйланды.

Фестивальдәге чыгышларны күзәтеп, бәяләп торучы мөхтәрәм жюри фестивальгә зур бәя бирделәр, дәвамлы булуын теләделәр.

Фестиваль түгәрәк уен белән тәмамланды. “Яшәсен халык җәүһәрләре!” – диделәр катнашучылар бертавыштан.

Халык сәнгатен барлап торучы әлеге фестиваль дә яшәсен, саклансын, тагын да зурайсын иде. Рәмзия Мусинаның инде киләсе еллар өчен яңа проект эшләү уе да бар. Быелгы җыен  “Татарстанда җәй” проекты кысаларында үткәрелде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев