Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Халыкның иминлеге - игътибар үзәгендә

Яңа Чишмә районының террорчылыкка каршы комиссиясенең (ТКК) чираттагы утырышында кешеләрнең иминлеген һәм учреждениеләрнең сакланышын тәэмин итү мәсьәләләре каралды.

Утырышны ТКК рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.

Алдагы утырышның беркетмәсен үтәүнең барышы турында ТКК секретаре Айгөл Глазунова сөйләде. Аның барлык пунктлары да үтәлгән.

Тубылгы Тау һәм Буревестник авыл җирлекләре территорияләрендә террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау эшчәнлегенең торышы турында әлеге авыл җирлекләре башлыклары Фәнил Исмәгыйлов һәм Юрий Улитиннар хәбәр итте. Алар билгеләп үткәнчә, әлеге мәсьәләләр җирле үзидарә башкарма комитетларының даими контролендә тора, ай саен хуҗасыз торакны, шулай ук чит затларны яки пропискасыз яшәүчеләрне ачыклау максатыннан торак секторында тикшерүләр үткәрелә. Бу мәсьәләләр даими рәвештә халык җыеннарында һәм җыелышларында күтәрелә.

Җирлекләрдә милләтара мөнәсәбәтләр тыныч, бернинди конфликтлар да, каршылыклар да юк. Мәгариф, мәдәният, руханилар һәм халык арасында даими профилактик эш алып барыла.

Гражданнарның иминлеген тәэмин итү турында ЭЭБ начальнигы Александр Митрясов хәбәр итте. Берничә мәктәпкә керү режимын саклау, килүчеләр турында журнал алып бару турында кисәтүләр бар. Ул шулай ук барлык учреждениеләрдә металл детекторлар урнаштырырга кирәклеген билгеләп үтте.

Мәгариф бүлеге начальнигы Анна Бутина гомуми белем бирү учреждениеләренең террорчылыкка каршы саклануы һәм аны көчәйтү чаралары турында сөйләде. Ул шулай ук психологик хәвеф төркемендәге балигъ булмаганнар белән эшләүне профилактикалау мәсьәләләренә дә тукталды.

Утырыш ахырында аерым игътибар категориясендәге затлар белән эшләү буенча ведомствоара эш төркеме составы расланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев