Хәрбиләргә ярдәм итәләр
Тубылгы Тау авылы халкы махсус хәрби оперциядә булучы егетләргә булышалар.
Бу хакта Тубылгы Тау АМЙ хезмәткәрләре хәбәр итә:
«Бүген исә без яңадан „Окоп шәме“ акциясенә кушылдык.
Окоп шәмнәре тимер банкадан ясала, анда кортонны бөкләп урнаштыралар, аннары аны парафин яки бакыр белән тутыралар. Мондый окоп шәмнәре 3,5 сәгатьтән алып 8 сәгатькә кадәр яна.
Аларны солдатлар яктырту, җылыту, ризык әзерләү өчен кулланалар.
Битараф булмавыгыз өчен, авылдашлар, барыгызга да бик зур рәхмәт!
Изге эшләрегез уң булсын, Аллаһ Тәгалә исәнлектән аермасын үзегезне!»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев