Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хәрбинең гаиләсенә ярдәм күрсәтәләр

Акъяр авылыннан контрактчы Альберт Мусин СВОга узган елның 16 августында киткән.

Күптән түгел ул икенче тапкыр кыска вакытлы ялга кайткан, ә 2 июньдә кире частька киткән.

Өйдә Альбертны хатыны Валентина һәм аларның биш баласы каршы алган. Бу шатлыклы уңайдан Валентина бөтен стенага: «Безнең Герой! Өйгә кайтуың белән!» дип язылган баннер урнаштыра.

Акъярда Мусиннар гаиләсе 2015 елдан бирле яши, биредә ана капиталы буенча йорт сатып алганнар. Валентина «Агро-Основа» ҖЧҖдә терлекче, Альберт исә ШЭ Рубин Саматовта эшләгән.

Ялда булганда, ремонт эшләре белән шөгыльләнгән, ул бар эшкә оста кеше. Эшчеләр яллап түгел, ә барысын да үзе эшләргә ярата. Ике атна эчендә хатыны белән бакчага яшелчәләр утыртканнар, йортта пластик тәрәзәләр куйган, тик түбәне генә ремонтларга өлгерми. Икенче тапкыр кайтуына калдырган. Өйдә ир-ат башкарыр эшләр җитәрлек. Ләкин хатынына хуҗалык алып барырга кушмаган, терлексез дә эш байтак, дигән.

Аларның балалары - 12 яшьлек Тимур, 9 яшьлек Диләрә - мәктәп укучылары, Камилә быел 1 нче сыйныфка барачак, 4 яшьлек Әмир һәм 2 яшьлек Илнар балалар бакчасына йөри. Алар барысы да әтиләренең кайтуына бик шатланганнар, ике атна дәвамында кулыннан да төшмәгәннәр.

Махсус операция башлангач, Альберт хатынына: «Мин анда барам», - дип гел әйтеп торган. Бик теләсә дә, армиядә хезмәт итмәгән. 2010 елга кадәр төрле хәрби комиссариатларда йөри, үзен чакыруны сорый. Ләкин яссы табанлы булу сәбәпле, аны алмаганнар. 

СВОга китәргә ниятләгәч, Валентина: «Безнең бит биш балабыз бар», - дип җибәрмәгән. Тик бервакыт Альберт өйгә кайта да: «Мин медицина комиссиясен үттем. Барыйм инде?», ди. Валентина кулын селти һәм: «Телисең икән, бар! Мин сиңа каршы торудан арыдым инде. Әмма соңыннан үкенмә», дигән. Аның өчен бу авыр карар була, чөнки  ир белән хатынның бер-берсеннән озак вакытка аерылышканнары булмаган.

 Акъяр авылыннан контрактчы Альберт Мусин СВОга узган елның 16 августында киткән.

Альберт, хатыны әйтүенчә, үзен яңа шартларда сынап карау өчен бер елга контракт төзегән. «Шуңа күрә хупладым да инде, - ди Валентина. - Ахыр чиктә, бу аның сайлау хокукы бит».

Хәзер Валентина барысын да берүзе башкара: йорт, балалар тәрбияләү һ.б. Зәйдән каенанасы ярдәмгә килә. Без килгән көнне дә  алар икәү электр пычкысы белән утын кисә иделәр. Валентинага, СВОда катнашучының хатыны буларак, Зәй районыннан бушлай бер машина утын китергәннәр. Альберт махсус операциягә Зәй хәрби комиссариатыннан киткән, чөнки аларның туган җирләре шунда, анда теркәлгәннәр дә.

Яңа Чишмә районыннан барлык ташламаларны гаилә ала, бу - бушлай балалар бакчасы һәм мәктәптә туклану. Гаиләгә 8 Март, 23 февраль һ. б. бәйрәмнәрдә өйләренә киләләр. 
Яңа елга район башлыгы Вячеслав Козлов «Теләкләр чыршысы»ннан Диләрәнең сәнгать иҗаты өчен җыелма кирәк, дигән үтенечен ала. ТР Министрлар Кабинеты ГУВ җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов белән бергә Вячеслав Михайлович Яңа ел алдыннан әлеге гаиләдә булган. Диләрәгә буяулар тапшырганнар, ә кечкенә Камиләгә Алмаз Гаптраупович курчак бүләк иткән.

Аларда булганнан соң Вячеслав Козлов шулай ук өйдәге электр үткәргечләрен бушлай алыштыру өчен тиешле хезмәтләрне җәлеп итүдә булышлык күрсәтә. Күптән түгел, 1 июньдә, гаиләдәге биш бала да Казан циркына бушлай барган. Валентина гаиләсенә ярдәм иткәннәре һәм игътибар күрсәтүләре өчен район җитәкчелегенә бик тә рәхмәтле. 

Зәй ГРЭСыннан да нык ярдәм итәләр, анда Альберт хәрби комиссариатыннан СВО зонасына китәр алдыннан (бер көн алдан) урнашкан. ГРЭС бригадасы Валентинага җилдән ауган капканы ремонтлаган. Предприятиедән Альбертка исемле посылкалар җибәрәләр (соңгысын 9 майга җибәргәннәр), аңа хатлар язалар, балаларга Яңа ел бүләкләре алып киләләр. 1 сентябрьгә һәр балага ДНС кибетенә 3 мең сумлык сертификат биргәннәр. Атна саен яки ике атнага бер тапкыр шалтыраталар, хәлләр ничек дип сорыйлар. Зәй ГРЭСы җитәкчесе даими рәвештә элемтәдә тора: ниләр кирәк, барысы да яхшымы, хәрбинең хәле ничек һ.б. Валентина мондый игътибарга һәм кайгыртуга бик рәхмәтле.

Альберт шофер-санитар булып хезмәт итә, ул яралыларны ташый. Хатынына бернәрсә дә сөйләми һәм Валентина да бу теманы күтәрмәскә тырыша.  СВОдагы хәрби буларак, Альберт икеләтә - акчалата тәэмин ителә. Ялга кайткач та, хатынының иске җиңел машинасы урынына яңасын булдырган.

 Акъяр авылыннан контрактчы Альберт Мусин СВОга узган елның 16 августында киткән.

Хәзер контракт хезмәте шартлары потенциаль сугышчылар өчен тагын да җәлеп итәрлеккә әверелде, дип хәбәр ителә @tatmediaofficial сайтында. Татарстанда берьюлы бер миллион сумга кадәр акча алырга мөмкин, һәр ай саен хәрбиләргә 210 мең сумнан башлап һәм аннан да күбрәк акча түлиләр. Югары күләмдә түләүләрне 2024 елның июнь-июль айларында алырга мөмкин. Тулырак мәгълүмат 8(800) 222-59-00 телефоны буенча.

 Акъяр авылыннан контрактчы Альберт Мусин СВОга узган елның 16 августында киткән.

...Хәзер Валентинага киселгән утынны ярырга кирәк. Ләкин ул зарланмый, ул моны үзем дә башкарам (бер ел эчендә күп кенә ир-ат эшенә өйрәнгән), ирем генә исән һәм сау-сәламәт булсын, ди Альберт чираттагы ялга кайткач, ир белән хатын никахлашырга телиләр. Ул чукындырылган кеше, чөнки аның әнисе рус, ә православие динен ул үзе кабул итәргә ниятләгән.

 Акъяр авылыннан контрактчы Альберт Мусин СВОга узган елның 16 августында киткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев