Хезмәт кенәгәсендә — бары тик бер язма
Зирекле авылында туып үскән Шәмиева Нурфигаль Идиятулла кызына 17 февральдә 90 яшь тула.
Нурфигаль Идиятулла кызы 1935 елда күп балалы гаиләдә туа: гаиләдә алты бала була. Әтисе һәм абыйсы Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтмый, Ватанны саклаганда һәлак булалар. Балачак хатирәләре ачы, күңелсез. Май аенда 94 яшен тутырачак апасы Нурбисал да балачагын теләр-теләмәс кенә искә төшерә, сугыш чоры балаларына ачлык-ялангачлыкны да, авыр хезмәтне дә күп күрергә насыйп була: ун яшеннән колхозда эшли, чүп утый, көлтә бәйли. Нурфигаль кечкенәрәк була әле, колхозда эшләми, ә калганы, «башкалар кебек үк, кычыткан да җыйдык, өйдә дә булыштык», ди алар.
Нурфигаль бик күпләрдән бәхетлерәк була: Зирекле мәктәбендә 10 сыйныф тәмамлый, мәктәптән соң шул ук мәктәптә пионервожатый булып эшли. Кияүгә чыккач, Акъярга күчеп килә. 1958 елдан ире Минһаҗ белән Пермь краенда Березники шәһәрендә яшиләр, анда олы кызлары Фәйрүзә туа. Икенче кызлары Резеда Акъярда туа. 1961 елдан ирле-хатынлы Шәмиевлар янә бәхет эзләп читкә кузгалалар: Кемерово өлкәсенә, Прокопьевск шәһәренә китәләр, шунда ике уллары туа. Пенсиягә чыкканчы шунда яшиләр. Балалар янәшә булсалар да, олыгайган саен туган җир һаман да ныграк тарта бара һәм 1991 елда Чистай шәһәренә, аннары 1994 елда Зирекле авылына күченеп кайталар, ә 2006 елда кире Акъяр авылына кайтып төпләнергә булалар.
Нурфигаль әби гомере буе бер почтада эшләп, 1991 елда пенсиягә чыга. Эшендә аны хезмәт сөючәнлеге, тыныч, дустанә холкы һәм җаваплылыгы өчен бәялиләр. Почтальоннар бригадиры була, газета-журналлар, пенсия тарата. Аның хезмәт кенәгәсендәге язу бик кыска: «33 нче номерлы элемтә бүлегенә кабул ителде һәм пенсиягә чыгу сәбәпле эштән азат ителде».
-Бүләкләре бик күп булды әнинең: 37 ме, әллә 38ме, бөтен хезмәт кенәгәсе Рәхмәт хатлары, грамоталар, акчалата бүләкләүләр, кыйммәтле бүләкләр турындагы өстәмә язулар белән тулы, Ленинградка һәм башка шәһәргә юлламалар бирелде, — ди кызы Резеда.
Нурфигаль Идиятулла кызы — Коммунистик хезмәт ударнигы, Социалистик хезмәт ветераны. Аның фидакарь хезмәте үз заманында югары бәяләнә.
2007 елда гомер иткән ире Минһаҗ бакыйлыкка күчә.
— Нурфигаль бик хезмәт сөючән, 88 яшенә кадәр яшелчә бакчасын шулкадәр тәртиптә тоты, бер үлән дә таба алмассың. Бөтен кешегә ярдәм итәргә тырышты. Беркем белән дә ачуланышмады, — диләр аның турында авылда.
Нурфигаль әбинең хәзер 8 оныгы, 3 оныкчыгы бар: Авелина көллиятне кызыл диплом белән тәмамлаган; Эсмеральда көллиятнең 1 курсында, сигезенче сыйныф укучысы Алинә җиңел атлетика белән шөгыльләнә, Прокопьевск шәһәренең олимпия резервы мәктәбендә укый. Оныгы Данил 9 сыйныфны кызыл аттестат белән тәмамлап, Төмән көллиятенә укырга кергән, булачак айтишник.
Язмыш шулай билгеләгән күрәсең, Нурфигаль әби үзенең картлыгын туган җирендә каршы алырга тели, ә балалары, оныклары өчен туган җир башка төбәк була. Соңгы елларда кызлары аны үзләренә алып китсәләр дә, кече ватанын сагыну аны үз ягына кайтара. Өстәвенә, хәтере дә чуала башлый: аңа профессиональ тәрбия һәм күзәтү кирәк була башлый.
Балаларга (кемдә инсульт, кемдер авыру бала карый...) авыр карар кабул итәргә туры килә: аңа Яңа Чишмә интернат-йортында яхшырак булыр дип уйлыйлар. Янына даими рәвештә туганнары килеп йөри; һәрвакыт исемнәрен хәтерләмәсә дә, аларның килүен белә һәм шатлана. Зирекле авылыннан Нурбисал апасын алып кайталар. Туганнары аны ничек карауларын, төрле чараларда ничек актив катнашуын һәм төшенкелеккә бирелмәвен күреп сөенәләр.
Нурфигаль әби үзе әйтүенчә, яхшы хезмәте өчен аны ял йортына җибәргәннәр. Читтән караганда ничек кенә күңелсез тоелмасын, минемчә, бу чыннан да Нурфигаль әби өчен иң уңай вариант: өсте-башы караулы, һәрвакыт медицина хезмәткәрләре күзәтүе астында, туганнары белән дә, биредә яшәүче башка әби-бабайлар белән дә теләп аралаша, ялгызлыгын сизми. Бик күп авырлыклар күргән сугыш чоры балалары хөрмәткә һәм тыныч картлыкка лаек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев