Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Хыялын балалары тормышка ашыра

1 февральдә Шахмай авылында яшәүче Җәмилә Гамир кызы Шәйхетдиновага 90 яшь тулды

Тумышы белән Җәмилә әби Акъяр авылыннан. Тол калуына инде 30 елдан артык, ире Кирам 62 яшендә вафат булган. 37 ел бергә яшәп, биш бала үстергәннәр.

Иң олысы Камил – Санкт-Петербургта, Наиләсе – Чаллыда, Нәкыясы – Яңа Чишмәдә, Данияләре – Түбән Камада, Гөлназ Нурлатта яши. Инде икенче кыш әниләрен кече кызы үз янына ала, ләкин яз-җәй-көз Шахмайга алып кайталар. Олыгайган көнендә үз йортында яшәргә теләгән Җәмилә әбине ялгыз калдырмыйлар: балалары кайтып йөри, авылда бертуган апасы, сеңелесе яши. 90 яшькә кадәр диярлек Җәмилә әби хуҗалыгын мөстәкыйль алып барган, сыер, сарык, тавык асраган, яшелчә бакчасы утырткан (балалары булышып тора, әлбәттә).

Җәмиләнең әтисе Гамир абый Бөек Ватан сугышы юлларын башыннан ахырына кадәр узган, сугышка кадәр колхоз рәисе булып эшләгән. Гаиләдә дүрт бала була. Җәмилә 4 сыйныфны тәмамлауга, 10 яшендә колхозда төрле эшләрдә эшли башлый. Ике елдан соң аны һәм аның кебек яшүсмерләрне җыялар һәм яңадан мәктәпкә җибәрәләр. Җиде класстан соң кыз янә колхоз эшенә керешә. Үгезләр белән эшли, комбайннан ат белән бодай ташый.

Кияүгә чыгып Шахмайга килгәч, колхозның кошчылык фермасында эшли, аннары мәктәпкә техничка булып эшкә керә. Ул вакытта идәннәр генә юмый алар, мич тә ягалар, үзләре урманга утынга йөриләр: агач кисәләр, бүрәнәләрне алып кайтып, утын әзерлиләр. Бик авыр хезмәт, әлбәттә. Соңрак Җәмилә ветеринария табибы ярдәмчесе була һәм пенсиягә чыкканчы, хәтта аннан соң да бу вазифада эшли. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Хезмәт ветераны» исеменә лаек була. Ире Кирам көтүче булып эшли, айлап Тат.Ялтан колхозында көтү көтә.

Балаларга декрет яллары бирелми бу вакытта: хатын-кызлар бала туганнан соң ук эшкә чыга.  Кызы Нәкыя сөйләвенчә, әнисе аны төнге сменаларга кошчылык фермасына үзе белән алган. 4 һәм 6 яшьлек зурракларын өйдә үзләрен генә калдырырга туры килгән. Борчылган, әлбәттә, ләкин карарга кеше юк. Йортта әбиләр булмаган чакта кошчылык фермасы эшчеләренең башка чарасы булмый да. Шахмайда балалар бакчасы 1970 елда гына ачыла, анда ике кече бала һәм мәктәпкә керер алдыннан бер ел Нәкыя дә йөргән.

Җәмилә әбинең 7 нче сыйныфтан соң китапханәчегә укырга хыялы була, ләкин, кызганыч, ул хыял тормышка ашмый. Китап укырга ул кечкенәдән бик ярата. Балаларына һәрвакыт әкиятләр, ә олыгайгач - төрле гыйбрәтле тарихлар укый. Әлегә кадәр аның өчен махсус яздыртып ала торган калын-калын газета-журналлардан аерып булмый.

Яшьтән җырларга ярата Җәмилә, хәзер дә күңеленә моң тулса, берәр халык җырын сузып ала. Җәмилә белән Кирам балаларны кечкенәдән үк мәдәнияткә тартырга тырышалар. Уйнарга өйрәнсеннәр өчен гармун сатып алалар, һәм балалар чыннан да гармун серләренә төшенә. Әнисенең халыкка мәгърифәт тарату хыялын китапханә бүлеген тәмамлаган кызы Гөлназ һәм үзешчән хор коллективы җитәкчесе булырга укыган Нәкыя тормышка ашыра. Нәкыя хәзер район мәдәният йортында бәйрәмнәр алып бара һәм бик матур җырлый да. Камил күп еллар Санкт-Петербург метро төзелешендә эшләгән, хәзер дә шунда, ләкин инде эшче белгечлеге буенча түгел. Наилә балалар бакчасында тәрбияче, Дания күп еллар сыер савучы булып эшли.

Җәмилә әби яшьтән үк менә дигән кул остасы да: ниләр генә бәйләми дә, ниләр генә текми ул. Балаларга киемнәр дә тегә, чигә дә. Бу мәхәббәт кызларына да күчкән, барысы да оста куллар. Балалары, оныклары Һәм оныкчыклары аның кәбестә бөккәнен яраталар. Алар әйтүенчә, ул пешергән кабартмадан тәмлерәк кабартманы да беркемдә ашаганнары юк.

Нурлатта Гөлназ әнисен пешеренү эшеннән дә, башка эштән дә азат иткән, ләкин авылга кайткач, Җәмилә әби җиң сызганып ашын да, камыр ризыгын да бик рәхәтләнеп пешерә. Камил елына ике-өч мәртәбә әнисенә хуҗалык эшләрендә булышырга кайта. Чәй эчеп утырыр өчен ахирәтләрен кунакка чакыра. Сеңелесе Гөлфирә белән Бөгелмәдә энесе Әсхәт (Камил алып бара) янына баргалап торалар.

Әби балаларының, җиде оныгының һәм алты оныкчыгының мәхәббәтен-кайгыртуын тоеп яши. Юбилейда барысы да бүләкләр белән килгән, авыл җирлеге башкарма комитетыннан да бүләк әзерләгәннәр.

1 февральдә Шахмай авылында яшәүче  Җәмилә Гамир кызы Шәйхетдиновага 90 яшь тулды

Җәмилә әби яхшы күрә, яхшы ишетә (телевизор карый, намаз укый), зиһене ачык, таяк белән булса да йөреп тора, вакыт-вакыт югары кан басымы гына борчый. Авылдашлары: «Беркайчан да беркем белән дә ачуланышмады, берәүгә дә начар сүз әйтмәде», - диләр аның турында, тыныч холкы өчен Ходай аңа озак еллар биргәндер, дип саныйлар. Аңа нык сәламәтлек һәм әле тагын озак еллар шулай матур булып калуын телиләр. Без дә аларның теләкләренә кушылабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев