Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә балалар бакчасында һәм мәктәбендә тәрбияләнүчеләргә кулланучылар хокукларын яклау турында сөйләгәннәр

Балалар сыйфатсыз товарны сатып алганда үз хокукларыңны ничек якларга икәнлеген белгәннәр.

15 мартта билгеләп үтелгән Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан «Ландыш» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән «Кем ул кулланучы» һәм «Пластик материаллар белән пычрануга каршы көрәш» темаларына әңгәмә үткәрелгән. Әңгәмәне ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгече Наталья Димитриева алып барган.  «Кем ул сатып алучы?» уенында балалар сыйфатсыз товарны сатып алганда үз хокукларыңны ничек якларга икәнлеген белгәннәр. Аларга шулай ук белешмәлекләр өләшкәннәр.

Шул ук көнне белгеч Яңа Чишмә урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары белән кулланучылар хокукларын яклау буенча лекция, викторина һәм анкеталы сораштыру үткәргән. Ул әйләнә-тирә мохитне саклау һәм аны пластик әйберләр белән пычрануга каршы көрәшнең мөһимлеге турында сүз алып барган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев