Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа Чишмә балалары «Хәтер бакчасы» акциясендә катнаштылар

Шәхси йортта яшәүче һәр укучы үз участогында хәтер агачы утыртты.

Яңа Чишмә районының 19 мәктәбе укучылары Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» акциясендә катнаштылар. Шәхси йортта яшәүче һәр укучы үз участогында үзенең туганы – Бөек Ватан сугышы ветераны хөрмәтенә хәтер агачы утыртты.
Хәтер бакчасы - ул Җиңү бакчасы, гаилә тарихын балаларга һәм оныкларга тапшырырга мөмкин булган урын. Бу - ата-бабаларыбызның батырлыгын һәм ныклыгын сакларга тиешле яңа традиция.
Мәктәп укучылары тарафыннан 100дән артык агач утыртылган. Акция дәвам итә. Җәй башына якташларыбыз - Бөек Ватан сугышы геройлары хөрмәтенә Хәтер бакчасы, Җиңү бакчасы чәчәк атачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев