Яңа Чишмә Интернат-йортында көзге фотосессия узган
Картлар йортында Өлкәннәр ункөнлеге вакыйгаларга бай булган.
«Яңа Чишмә Интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында үткәрелгән чаралардан тулысынча файдаландылар», - дип хәбәр итә әлеге учреждениенең социаль эш буенча белгече Гүзәл Мостафина.
Ункөнлек бәйрәм чарасы белән тәмамланган, анда Интернат - йорт хезмәткәрләре дә, анда яшәүче әби-бабайлар да катнашкан. Театр түгәрәгендә шөгыльләнүчеләр «Әби бабай белән янәшә» һәм «Әбиләр-бабайлар» дигән театраль күренешләр күрсәткәннәр. «Звезда» волонтерлар отряды сувенир открыткалар һәм онлайн котлаулар әзерләгәннәр. Аз хәрәкәтләнүче кешеләргә «Кофе көне» дип исемләнгән акция, бүлмәләрне бизәү буенча «Көз буяулары» дигән дәресләр үткәрелгән. Бу көннәрдә «Безнең як осталары» республика конкурсының «Кулинария осталыгы» номинациясендә призлы урын яулаган Картлар йортында социаль хезмәт алучы Нина Алексеевна Болдованы бүләкләү бик күңелле булган.
Интернат-йортта яшәүчеләр бик теләп көзге фотосессиядә катнашкан. Моның өчен Интернат-йорт белгечләре тарафыннан «Алтын көз» фотозоналары әзерләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев