Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә Интернат йортында Әрмәнстан көне булып узган

29 мартта Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мирас елына багышланган чараларны тормышка ашыру кысаларында Яңа Чишмә интернат йортында «Халыклар дуслыгы йорты»ннан әрмән диаспорасы вәкилләре булган. Бу хакта социаль эш буенча белгеч Гүзәлия Мостафина хәбәр итә.

Кунаклар «Гата» әрмән ризыгын әзерләү буенча мастер-класс күрсәткәннәр һәм чара милли әрмән биюе белән үрелеп барган. Анда социаль хезмәт алучы 12 кеше катнашкан.

 Гата - Әрмәнстанда пешерелгән камыр ризыкларының иң киң таралган төредер, мөгаен. Гата - татлы камыр ризыгы, аннан башка бер генә бәйрәм дә узмый. Наира Сагинян бу ризык турында җентекләп сөйләгән. Чара ахырында барлык катнашучыларны милли десерт белән сыйлаганнар.

Аннан соң кунаклар үз биюләрен тәкъдим иткәннәр, әбиләр дә аларга кушылган. Бай һәм күпкырлы әрмән халык иҗатында биюләр мөһим урын алып тора. Алар беренчел община строенда барлыкка килгән, теге яки бу дәрәҗәдә үзгәртелеп, бүгенгесе көнгә кадәр сакланган.

Әлеге чараның максаты - халык сәнгатен популярлаштыру, мәдәни традицияләрне саклау. Безнең мирас турында истә тотуыбыз мөһим, чөнки Россия -  күп милләтле ил, һәр халыкның үз сәнгате, гореф-гадәтләре бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев