Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә интернат-йортында «Тукай укулары» узган

26 апрельдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 135 еллыгы билгеләп үтелгән.

Юбилей тантаналары уңаеннан Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында берничә чара үткәрелгән: «Тукай укулары», әдәби-музыкаль кичә, Тукай әкиятләре мотивлары буенча иҗади дәресләр.

«Әлеге чараларны без Габдулла Тукай иҗатына җәлеп итүгә, интернатта яшәүчеләрнең уку культурасын күтәрүгә юнәлдердек. Аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучылар – «Өлкәннәр өчен театр» проектында катнашучылар Тукай шигырьләрен бик теләп укыдылар, тәкъдим ителгән иллюстрацияләр буенча шагыйрь әкиятләренең исемнәрен искә төшерделәр, «Шүрәле», «Җиләклек буйлап», «Кечкенә вальс» музыкаль пьесаларын, аның шигырьләренә җырлар тыңладылар. Бу чараларның барысы да безнең карамактагыларда иң күңелле тәэсирләр, һәм, әлбәттә, бөек татар шагыйренең әдәби мирасы өчен горурлык хисе калдырды», - дип хәбәр итте редакциягә социаль эш буенча белгеч Гүзәлия Мостафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев