Яңа Чишмә Картлар йортында үзизоляция
Өлкәннәрне сәнгать белән дәвалау – аларның гомерен озайта
Инвалидлар һәм картлар йорты белгече Гүзәл Мостафина болай дип сөйли: «Үзизоляцияләү чорында монда яшәүчеләрнең буш вакытлары артты, без, белгечләр, өлкәннәрне опекага алырга һәм аларга ярдәм итәргә тиешле кешеләр, аларның күңелләрен күтәрүнең төрле ысулларын табабыз.
Өлкәннәр белән эшләүдә алар өчен арт-терапия кулланабыз. Иҗади юл белән әби-бабайларны депрессия халәтеннән читләштерәбез.
- Күбәләкле агач – бүлмәне бизәүнең менә дигән ысулы. Уйны тормышка ашыру өчен тиешле материалдан сыннар кисү һәм аларны диварга беркетү дә җитә. Аерым чыгымнар булмаячак. Социаль хезмәтләр алучылар күбәләкләрне кызыксынып кистеләр һәм нәтиҗәдә диварда “күбәләкле агач” барлыкка килде, - ди Картлар йорты белгече Вера Вәлиуллина.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев