Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы редакциясе приз отучыларны үз бүләкләрен алырга чакыра

22 июльдә «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы редакциясендә абунәчеләр арасында бүләкләр уйнатылды.

20 июльгә кадәр редакция призлар уйнатуда катнашу өчен безнең газетага язылу турындагы квитанцияләрне кабул итте. Квитанцияләрен 110 кеше җибәргән.

Редакция хезмәткәрләре һәм Яңа Чишмә почта элемтәсе участогы начальнигы Нәкыйп Галиев составындагы комиссия призлар уйнатуны ВКонтакте социаль челтәрендә турыдан-туры эфирда үткәрде (аны безнең Ютуб-каналда да карарга мөмкин).

Иганәчеләребез Рамил Нуртдинов, Ринат Мухитов, Нияз Галәветдинов, Любовь Гулькова, Фәнил Саматов, Виктор Калмыков, Рафис Хәбибуллин акчаларына барлыгы 20 приз уйнатылды. Төп приз - даими иганәчебез Ринат Мухитовтан электр иттарткычын Яңа Чишмәдән Михаил Шешолин отты.

- Район газетасын 30 елдан артык алдырабыз, газета кызыклы, район эшчәнлегенең барлык өлкәләрен яктырта. Бигрәк тә безнең район кешеләре, ветераннар, юбилярлар, җитештерү алдынгылары һәм иҗат кешеләре турындагы язмалар ошый, - дип билгеләп үтте ул бүләкне тапшырганда.

Без призлар откан бәхетлеләр исемлеген бастырабыз һәм редакциябездә эш көннәрендә сәгать 8дән  кичке 5кә кадәр килеп алуыгызны сорыйбыз (үзең белән паспорт булу шарт).

1.        Иванова А. В – (Благодаровка) - стаканнар җыелмасы

2.        Орлов С. И. (Яңа Чишмә) - будильник

3.        Макарова Т. И. (Яңа Чишмә) - чәйнек

4.        Засадихина О. В. (Яңа Чишмә) - эчемлекләр өчен кувшин

5.        Колесникова О. С. (Яңа Чишмә) - лейка

6.        Богомолов Л. И. (Яңа Чишмә) - электр пычак үткәргеч

7.        Куклина О. В. (Волчья Бистәсе) - камыр ашлары пешерү өчен форма

8.        Мохсинов В. Ш. (Яңа Чишмә) - банка капкачларын каплый торган җайланма

9.        Никулина О. А. (Волчья Бистәсе) - эчемлекләр өчен кувшин

10.      Буйнякова И. А. (Яңа Чишмә) - стаканнар җыелмасы

11.      Желткова Г. А. (Яңа Чишмә) - духовкада ризык пешерү өчен форма

12.      Беляева Н. А. (Яңа Чишмә) - кухня тактасы

13.      Бушенев С. Н. (Яңа Чишмә) - салат савыты

14.      Коновалова Т. Н. (Яңа Чишмә) - сәгать-будильник

15.      Вафина Г. А. (Яңа Чишмә) - эчемлекләр өчен кувшин

16.      Морева Л. Г – (Яңа Иванаево) - универсаль ашамлык савыты

17.      Бикулова С. В. (Чуаш Чабаксары) - лейка

18.      Объедков А. И. (Яңа Чишмә) - фужерлар җыелмасы

19.      Кашапова Н. К. (Яңа Чишмә) - кухня үлчәве

20.      Шешолин М. А. (Яңа Чишмә) - эл. иттарткыч (төп приз).

Абунәчеләребезне җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә укучыларыбыз булып калуларын телибез. Мондый уеннарны без алдагы язылу компанияләрендә дә үткәрергә планлаштырабыз.

Төп приз Михаил Шешолинга бирелде.

Азат Мусин фотосы «Яңа Чишмә хәбәрләре»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев