Яңа Чишмә кибетләрендә легаль булмаган хәмер табылмаган
Агымдагы елның гыйнвар-апрель айларында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре тарафыннан 5 тикшерү чарасы үткәрелгән, алар барышында 5 хокук бозу очрагы ачыкланган.
Аерым алганда: алкогольле продукцияне ваклап сату буенча декларацияне вакытында тапшырмау - 2 факт; алкогольле продукцияне исәпкә алу тәртибен бозу - 3 факт.
Ваклап сатуда легаль булмаган хәмер табылмаган.
«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына алкогольле продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә закон бозу фактлары турында 2 мөрәҗәгать кергән, алар расланмаган.
Ачыкланган хокук бозулар буенча түбәндәге чаралар күрелгән: Чистай шәһәр суды тарафыннан 15 000 сумлык штраф һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан 1 кисәтү чыгарылган. Моннан тыш, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе 16 мең сумга 8 карар чыгарган, шул исәптән 1 кисәтү һәм 1 карар - адм.эшне туктату турында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев