Яңа Чишмә мәдәният хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр
Бәйрәм чарасы бик матур узды.
Район мәдәният хезмәткәрләрен котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов һәм башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Александр Еронтьевлар килде.
Әлеге чарага гомерләрен мәдәнияткә багышлаган ветераннар чакырылган иде.
Аларны аерым билгеләп үтәсе килә:
Атказанган мәдәният хезмәткәре, Зирекле музеена нигез салучы Мидхәт Газыймов, элек Зирекле авылында китапханәче булып эшләгән Разия Кадыйрова, атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Рәхимов (Акбүре авылы), «Суреке» халык ансамбленә нигез салучы Раиса МИТРЮХИНА, «Сувенир» вокаль – инструменталь ансамблен булдыручы Валентина САВЕЛЬЕВА (Яңа Иванай авылы), Чуаш Чабаксары АМЙның аккомпаниаторы Петр НОСКОВ, Чертуш АМЙның элеккеге мөдире Гөлшат Җиһангирова.
Яшь коллегалар аларны көчле алкышлар белән сәламләде. «Ак калфак» ансамбле ветераннарны матур җыр белән котлады.
Бәйрәм чарасында күп кенә мәдәният хезмәткәрләренә мәдәният өлкәсендә намуслы хезмәтләре өчен район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Иҗади коллективлар, учреждение җитәкчеләре, техник хезмәткәрләр, педагоглар, китапханәчеләр, методистлар, артистлар, сценарий язучылар һәм башка һөнәр ияләре истәлекле бүләкләр һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.
Тантана мәдәният хезмәткәрләренең Гимны белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев