Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә муниципаль район башлыгының Халыкара хатын-кызлар көне белән котлавы

Кадерле хатын-кызлар! Сезнең һәммәгезне дә чын күңелемнән 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!

Мартның нурлы, җанга җылы өсти торган бу көне хатын-кызларга ихлас мәхәббәт, эчкерсез соклану һәм олы хөрмәт белән сугарылган. Гүзәл һәм нәзакәтле затлар элек-электән тереклекнең гәүдәләнеше, шәфкать-мәрхәмәт һәм илһам чыганагы, матурлык, камиллек, мөлаемлык үрнәге булып санала. Табигать аларга кешелек яшәешен дәвам иттерү кебек олы бурыч йөкләгән. Тормышыбызны сездән – хатын-кызлардан, сезнең шәфкатьлелегегез, мәхәб-бәтегез, йорт-җиребезне җылы һәм уңайлы итү омтылышыгыздан башка күз алдына да китереп булмый.  Хатын-кызларыбыз районыбызның социаль-икътисадый үсешенә саллы өлеш кертәләр. Һәрбер җиңүегез, уңышыгыз һәм казанышыгыз безнең күңелләрдә сөенеч һәм горурлык хисләре уята.

Сезнең йөрәкләрегез һәрчак мәхәббәт һәм шатлык хисләре белән тулып торсын, бәхетле булыгыз, тормышыгызда уңышлар юлдаш булсын. Бәйрәм белән, хөрмәтле хатын-кызлар!

Вячеслав КОЗЛОВ,

Яңа Чишмә муниципаль район башлыгы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев