Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа Чишмә «Патриот» скверында митинг узачак

15 февраль - Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарган көн

Әфганстан территориясендә хезмәт иткән сугышчы-интернационалчылар 15 февральне үз бәйрәмнәре дип саный, чөнки алар - анда барган сугышта шактый авырлыклар, газаплар кичергән, авыр шартларда да сынмаган-сыгылмаган әфганчылар.

Сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәм локаль конфликтларда катнашучылар советы рәисе Виктор Калмыков район ветераннар советы исеменнән барлык әфганчыларны чираттагы әһәмиятле вакыйга белән котлап, сәламәтлек, гаилә иминлеге, эшләрендә һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә уңышлар тели.

«Февральдә без шулай ук әфганчыларыбыз – Рәмис Миннебаев, Сергей Павлов, Шәүкәт Госсаметдиновларны да котлыйбыз, алар бу айда үзләренең туган көннәрен билгеләп үтәләр. Сәламәт булыгыз, егетләр!

15 февраль әле Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне буларак та билгеләп үтелә.

Бу көнне без сугышларда һәм шулай ук тыныч вакытта вафат булучыларны искә алабыз. Кызганычка каршы, сугышта узган еллар «үзенекен» итә: 12 иптәшебез безнең арабызда юк инде, аларның икесе - Акъярдан Зиннур Әхмәтвәлиев һәм Шахмайдан Фәнил Сабиров бу елның гыйнварында бакыйлыкка күчтеләр.

Иптәшләребезне искә алыр өчен без барлык сугышчы-интернационалчыларны 15 февральдә «Патриот» скверына митингка чакырабыз».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев