Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә районы укучылары татар теле буенча республика олимпиадасында өч призлы урын яулаган

Җиңүчеләр татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиадада катнашачаклар.

Туган телдә белем бирүче мәктәп укучылары өчен Татар әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында безнең укучылар өч призлы урын яулаган.

Зирекле лицееның 7 сыйныф укучысы Земфира Таһирова (укытучысы Р.М. Газыймова), Шахмай мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Рузил Зарипов (укытучысы К. К. Гыйльманова) һәм шул ук мәктәпнең 10 сыйныф укучысы Лилия Саттарова (укытучысы Г. Г. Галләмова) призер булганнар.

Барысын да җиңү белән котлыйбыз һәм татар теле буенча Халыкара олимпиадада уңышлар телибез (республика олимпиадасының барлык призерлары автомат рәвештә анда катнаша).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев