Яңа Чишмә район җитәкчелеге барлык яңачишмәлеләрне 12 июньдә билгеләп үтелүче Рәсәй көне белән котлыйлар.
Төрле милләт вәкилләрен берләштергән безнең илебез өчен Рәсәй көне чын мәгънәсендә милләтара бердәмлекнең символы булып тора. Россия дәүләтенең уникальлеге һәм язмышларның кабатланмас булуы нәкъ менә аның бердәмлегендә һәм күптөрлелегендә.
Котлауда һәр гаиләгә, һәр йортка, районның һәр кешесенә бәхет, ныклык, муллык, сәламәтлек, иминлек теләнә.
Кызганычка каршы, коронавирус пандемиясе аркасында Россия көненә планлаштырылган күп кенә бәйрәм чаралары онлайн режимда узачак, бу - флеш-моблар, викториналар, акцияләр, конкурслар һәм концерт программалары.
Ә Россия көне алдыннан – бүген, 11 июньдә ЗАГС бүлегендә яшь яңачишмәлеләргә тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру, шулай ук юбилярларны һәм авыл хуҗалыгы производствосы алдынгыларын хөрмәтләү булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев