Яңа Чишмә районы авыл җирлекләреннән хәбәрләр
Авылларда үзара салым буенча халык җыеннары дәвам итә
18 ноябрьдә җыеннар Екатерина Бистәсендә Совет, Яшьләр һәм Профсоюз урамнары буенча, Ленино авылында - Совет урамы буенча, 20 ноябрьдә - Әдәмсә авыл җирлегенең Бакташ авылында узган.

20 ноябрьдә «Первая Нерудная Компания» ҖЧҖ (яңа подрядчы) Шахмай авылында үзара салым акчасына юлга салу өчен вак таш кайтара башлаган. Элекке подрядчы «Амбрелла» ҖЧҖ белән муниципаль контракт өзелгән.

Әдәмсә АҖнең православие зиратында зур габаритлы чүп-чарлар җыелган.

Шахмай АҖдә салым түләүчеләр - физик затлар белән көн саен эш алып барыла. 2020 елның 18 ноябренә алар тарафыннан милек салымы - 55 %, җир салымы - 84%, транспорт салымы - 67% түләнгән.
Зирекле халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда җирле «Йолдыз» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен ипи пешерү буенча мастер-класс үткәрелгән.
Балаларга музей фондларында сакланган ипи пешерү өчен кухня кирәк-яракларын күрсәткәннәр.
Балалар ипи турында табышмаклар һәм әйтемнәр әзерләгәннәр, аннан нинди камыр ризыклары пешереп булуын искә төшергәннәр. Камыр ризыклары әзерләүдә үзләре дә катнашканнар.

19 ноябрьдә Чуаш Чабаксары авыл китапханәсендә «Бала хокуклары» дигән хокукый мәгълүмат сәгате үткәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев