Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа Чишмә районы авыл җирлекләреннән хәбәрләр бер-ике җөмлә белән

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын отып, Акбүре авылында яшәүче Н.Т. Морадыймов гаилә фермасы төзүгә керешкән.

Акбүредән Хатыйп һәм Рузалия Нуруллиннар арендага алынган участокта үз акчаларына һәм үз көчләре белән 50 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән ферма төзи башлаганнар.

9 июньдә Акъяр авылының Совет урамында урам яктырткычлары алыштырылган.

Акъяр авыл җирлеге төзекләндерү буенча откан грантка МТЗ-82 тракторы сатып алачак. Хәзер трактор алу өчен документлар рәсмиләштерелә.

9 июньдә Зирекле авылында онлайн форматта ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган концерт булып узган. Программада татар халык көйләре һәм борынгы җырлар яңгыраган.

Шахмай авылында тантаналы шартларда "Теремок" балалар мәйданчыгы ачылган. Бу оҗмах почмагын Шахмайдан яшь әни - Әдилә Хөснетдинова булдырган.

Барлык авыл җирлекләрендә дә территорияләрне чабу һәм учреждениеләр территорияләрен төзекләндерү дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев