Яңа Чишмә районы авыл хуҗалыгы оешмалары печәнне запас белән әзерләгән
664
0
Район хуҗалыкларында күпьеллык үләннәрне беренче кат чаптыру төгәлләнде диярлек, бары тик орлыклык участоклар гына калдырылган.
Районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Леонид Богомолов хәбәр иткәнчә, 9 июльгә барлыгы 25,2 мең тонна печән әзерләнгән. Шул исәптән 19,8 мең тонна (ягъни ихтыяҗның 215% ы) авыл хуҗалыгы оешмаларында, 5,4 мең тонна – район халкының шәхси хуҗалыкларында (җир пайлары өчен бирүне исәпкә алып).
«Агро-Основа», «Закрома», «Игенче» ҖЧҖ, «Козлова М.И.», «Архангельское», «Скоков Н.А.», «Зубов А.В.», «Вәлиев Ф.Р.» КФХларында сенаж 37 мең тонна (ихтыяҗның 71%) әзерләнгән. Хәзер берьеллык үләннәрдән сенаж салуга керешәләр.
Тулаем район буенча бер шартлы баш терлеккә 15,5 центнер азык берәмлеге әзерләнгән, бу ихтыяҗның 50% ын тәшкил итә (әле тагын силос һәм бөртек фуражы да булачак).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев