Районның барлык авыл хуҗалыгы оешмаларында МЭТнең барысы да кышкы араннарда асрауга күчерелгән.
Сөт сату тәүлегенә 63,1 тонна тәшкил итә, югары майлылыкны (3,7%) исәпкә алып, ул 68,7 тоннага җитә. 2019 ел дәрәҗәсенә карата продукция сату 1,4 тоннага (102%) югарырак. Барлык хуҗалыклар, «Агро-Основа» ҖЧҖнән кала, сөтне 2019 ел дәрәҗәсеннән югарырак саталар.
Сатуның уртача бәясе 24,1 сум/кг тәшкил итә, бу узган елгы бәяләрдән 2 сумга диярлек күбрәк.
Нет комментариев