Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа Чишмә районы Черемухово Бистәсеннән Ханжиннар йорты ишәя

Яшь гаиләнең планнарын тормышка ашыруга дәүләт ярдәменең республика программалары булыша.

«Шәхси хуҗалык - гаилә иминлегенең тагын бер ысулы», - дип саный Черемухово Бистәсендә яшәүче Александр һәм Мария Ханжиннар. Ә МЭТнең баш санын арттыру буенча аларның планнарын тормышка ашырырга дәүләт ярдәме программалары булыша.

Ханжиннар үз хуҗалыгында гаилә корганнан бирле авыл хуҗалыгы терлекләрен тоталар,ә бу аз түгел-18 ел. Аларның хуҗалыгында сыерлар гына да икешәр, кайвакыт өчәр баш сыер була, бу әле бозаулар, дуңгызлар һәм кош-кортны исәпләмичә. Шәхси хуҗалыктан сөт һәм ит сатудан кергән табыш гаиләгә үз торакларын төзергә мөмкинлек биргән. Һәм менә өч ел инде Ханжиннар яңа матур һәм иркен йортта яши.

- Безгә матди ярдәм күрсәткән дәүләткә рәхмәт, бу озакка сузмыйча, өч ел эчендә йорт төзергә мөмкинлек бирде, - ди шәхси ярдәмче хуҗалык башлыгы Александр Петрович Ханжин.

Ата-ана хуҗалыгында мал-туар асрауны дәвам итеп (бу бик үк уңайлы булмаган), Ханжиннар хуҗалык ишегалды  төзиләр. Бүген алар хуҗалыгында 5 сыер (өчесе күптән түгел генә сатып алынган), ике үгез, 1 тана (үзләренекен үстергәннәр) һәм 2 кечкенә бозау бар. Тагын өч зуррак бозау әти-әнисе хуҗалыгында, чөнки биредә әлегә урын җитми. Һәм менә тагын шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә 200 мең сум күләмендәге субсидия ярдәме белән Ханжиннар үз фермаларының квадрат метрларын һәм МЭТ санын арттыралар.

- Шулчаклы МЭТне карау икегезгә генә авырдыр инде?

- Ни өчен икәү? - ди Мария гаҗәпләнеп. - Без гаиләдә дүртәү. Александрга унбиш яшьлек улы Артем булыша. Ул бозаулар карау бурычын үз өстенә алды. Зуррак терлекне әтисе үзе карый. Минем дә ярдәмчем - Танюшам бар. Әлбәттә, мин аны иртәнге савымга сәгать 4тән уятмыйм, ә кичке якта ул сыерларны кертергә, аларны кырмавыктан чистартырга булыша, аның һәр ярдәме миңа хезмәтемне җиңеләйтә һәм савуга киткән вакытны кыскарта, - дип мактый әнисе үз кызын. Һәм мактарлык та шул. Әнисе эштә булганда (Мария, социаль хезмәткәр буларак, ялгыз һәм өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итә), Таня - өйдә хуҗабикә урынында. Әнисе белән бакчада эшлиләр, бакчада төрле чәчәкләр үстерәләр, хәтта төзелеш барганда да – Александр һәм Мариянең балалары янәшәдә, яраткан шөгыльләрен онытып, әти-әнисенә булышалар (Артем техника белән мавыга, ә сигез яшьлек Таня мультиклар ярата). МЭТ өчен азык әзерләү дә гаиләдә уртак эш. Ханжиннарның хәзер үз җирләре һәм асылмалы җиһазы белән тракторлары бар.

Бу көннәрдә Ханжиннар көн саен дәүләткә һәм кешеләргә 60ар литр сөт сата. Бозауларга да сөтне кызганмыйлар, үзләренә дә кала.

- Ряженка, сыр ясыйбыз, балалар сырны ярата. Шуңа күрә сөт продуктлары безнең өстәлдә көн саен бар, - дип сөйли Мария Ханжина.

Черемухово АҖ башлыгы Елена Сальцына Ханжиннар гаиләсен тотрыклы керемгә омтылучы тыйнак хезмәтчәннәр буларак тасвирлады. "Өстәвенә, алар сыерлар санын 5 башка җиткереп, субсидия шартларын төгәл үтәделәр", - дип билгеләп үтте авыл җирлеге башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев