Яңа Чишмә районы Чертуш авылының үрнәк гаиләсе
«Яңа елга бары 2 көн генә калып бара. Ай-һай, бигрәк тә тиз үтә бит гомер. Һәр көнебезне матур эшләребез, саваплы гамәлләребез белән бизәсәк, дөньябыз тагын да ямьлерәк булыр иде.
Безнең авылда нәкъ шул сүзләргә туры килгән, үзләренең тырыш хезмәтләре белән үрнәк булган гаиләләр бихисап»,- дип яза Чертуш АМЙ мөдире Рәмзия Мусина.
-Алар арасында, кече фермерлык хуҗалыгына ия булган Хәлиуллиннар гаиләсе бар. Алар биш елдан артык терлекчелек белән шөгыльләнәләр. Хәзергесе вакытта 50дән артык МЭТ асрыйлар. Тырышып хезмәт куялар, чөнки гаилә хуҗасы Харис, күп еллар колхозда зоотехник булып эшләде. Терлекчелек эшенең асылын белә. Шуңа эшләре дә унышлы бара. Хатыны Роза да тырыш, уңган, булган. Каенана - каенатасы белән бергә үрнәк гаилә булып тордылар. Өч бала тәрбияләп үстерделәр. Хәзер инде оныклар сөяләр. Ял көннәрендә аларның йорты балаларның шат авазына күмелә.
Без дә аларны Яна ел белән котлап, зур унышларга ирешүләрен теләп калабыз. Авылыбызның күркәм эшләре, тырыш кешеләре һәрвакыт ихтирамга лаек!, - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев