Яңа Чишмә районы делегациясе «Изге Болгар җыены»нда булды
Яңа Чишмә районы мөселманннары 2021 елның 5 июнендә Татарстан Республикасының Болгар шәһәрендә Идел буе Болгары дәүләте тарафыннан Ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены»нда катнашты.
Фестиваль борынгы җирдә узды, ул Россиядә ислам бишеге булып тора. 922 елда нәкъ менә биредә ислам кабул ителгән. Фестиваль программасында дини җырлар концерты, «Кече манара» янында тәүбә итү намазы, Җәмигъ мәчете мәйданында өйлә намазы, Татарстан Республикасы халык сәнгать һөнәрләре күргәзмәсе, билбау көрәше буенча Бөтенроссия турниры, хәләл продукция ярминкәсе һ.б. булды, көн дәвамында Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгының барлык объектлары бәйрәм кунакларына хезмәт күрсәтте. Шулай ук фестиваль вакытында «язу тарихы»на багышланган интерактив мәйданчык эшләде. Анда урта гасырларда татар язуы, каләм, каллиграфия үзенчәлекләре турында кызыклы мәгълүмат алырга мөмкин иде. Мөселманнар бергәләшеп өйлә намазы укыдылар, догалар кылдылар. Барлык мөселманнар да әлеге чарадан өйләренә күтәренке күңел белән кайтып киттеләр.
Чарага барган барлык мөселманнар җыенга баруны оештырган Яңа Чишмә районы мөхтәсибәтенә һәм транспорт белән тәэмин иткәне өчен Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы Вячеслав Михайлович Козловка үзләренең рәхмәтләрен белдерәләр. Шулай ук көне буе мөселманнарга хезмәт куйган шофер Павелга да ихлас рәхмәтләр белдерелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев