Яңа Чишмә районы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе техниканы кышкы саклауга кую турында
Авыл хуҗалыгы техникасын киләсе елга әзерләүдә мөһим этапларның берсе җитә.
Районның авыл хуҗалыгы оешмаларында урып-җыю эшләре ахырына якынлаша, җитәкчеләр һәм инженер-техник белгечләр өчен ашлык җыю комбайннарын һәм кыр эшләреннән азат ителүче авыл хуҗалыгы техникасын киләсе елга әзерләүдә мөһим этапларның берсе – кышкы саклауга кую вакыты җитә, - дип хәбәр итә редакциягә Яңа Чишмә районы буенча Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге начальнигы Рәис Хисмәтуллин.
«Әлеге техника хуҗаларының финанс хәле 7751-2009 ГОСТ нигезендә шушы эшләрнең сыйфатлы башкарылуына бәйле. Яңа Чишмә районында бу эшләрне тиешле дәрәҗәдә башкаручы дип «Әхмәтвәлиева Г.Г.» КФХны әйтергә мөмкин, анда техникаларның барлык каешлары, чылбырлары, кисү полотналары, фаралар, АКБлар салдырылган һәм складка тапшырылган. Комбайннар подставкага куелган, көпчәкләрдә басым киметелгән, агартылган, технологик тишекләр пленка белән ябылган (капланган)», - дип билгеләп үтте ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев